Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфе тантаналы рәвештә языла башлаячак

06 гыйнвар 2022 ел 17:51
Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфе тантаналы рәвештә языла башлаячак

Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проекты - Коръәннең кулъязма мүсхәфен тәкъдим ителәчәк һәм тантаналы рәвештә языла башлаячак. Рәсми чара 2022 елның 12 гыйнварында 10.30 сәгатьтә «Кол Шәриф» мәчетендә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында узачак.

Проект Изге Коръәннең беренче сүрәсе "Фатиха"ны каллиграфик язудан символик рәвештә башланып китәчәк. Анда күпсанлы кунаклар – Оештыру комитеты утырышында катнашучылар, мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашачак. Аларның күз алдында һәм хәер-фатихалары белән профессиональ хаттат тарафыннан Бөек сүрә юлларын язуга керешәчәк. Башка сүрәләр кебек үк, «Фатиха» «бисмилла»дан башлана, Рабыбызның Берлеген, Кодрәтен раслый, шулай ук кешеләр бәхетенә юл күрсәтә. Шул рәвешле, мөселманнарның һәр эше бисмилла белән башланып киткән шикелле үк, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елы да Аллаһ исеме белән ачылачак. 

Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Россия мөселманнарының Гыйльмел-Хат фәнендә җуелган традицияләрен торгызуда беренче адым булачак. Мүсхәфне язу – Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы итеп тә кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып үзебезнең, җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф торачак һәм ул бастырылган тираж белән дөнья күрәчәк.

Гыйльмел-Хат – гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фән. Һәрбер хәрефнең үзенең кануни рәвештә билгеләнгән, ләкин шрифт – хаттка карап төрле язылышы бар. Хаттның бер стиле кысаларында бер хәрефнең 100гә кадәрге язылыш төрләре кулланыла ала. Хәрефләрнең кагыйдәләр буенча язылмавы хата санала.

Шунысы игътибарга лаек, кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин. Мүсхәфне төзегәндә кануни яктан хаталар китмәсен өчен, нәзарәт белгечләре Муса Бигиевнең "Тасхих ресми хат" һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең "Фәваид әл-Мүһиммә" хезмәтләренә дә таяначак. Бу хезмәтләрдә шулай ук Мүсхәфне төзү алымнары тасвирланган.

Проектның төп башкаручысы итеп Казан каллиграфы Артур Писаренко сайлап алынды – ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. Шулай ук әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Әлеге галимнең моңа охшаган проект белән идарә итү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, комиссиягә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр керде. 

Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация 10 нчы гыйнварга сәгать 15.00га кадәр 89172939706 телефоны буенча дәвам итә (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана