Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы тәкъдим ителде

12 гыйнвар 2022 ел 19:49
Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы тәкъдим ителде

Казанда узган Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү Республика оештыру комитеты утырышы кысаларында тарихи датаның логотибы тәкъдим ителде.

Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, федераль оештыру комитетының җаваплы секретаре Ольга Ярилова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, КИИ һәм РИУ ректоры, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ Мөхәммәтшин, дәүләт хакимияте вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек, мөфтиләр, Россиянең 12 төбәгеннән мөфтиләр һәм мөфтият вәкилләре катнашты.

Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин утырышта катнашучылар игътибарына 1100-еллык логотибын тәкъдим итте.  Ул билгеләп үткәнчә, логотипны эшләүчеләр алдында Россиянең үз җирлегендә Ислам үсешенең бай һәм борынгы тарихын һәм аның мөселман дөньясының мөһим өлеше булуын графика ярдәмендә күрсәтү бурычы торган.

Логотип 5 график элементтан тора, аның ярдәмендә борынгы Болгар шәһәре һәм ислам дине символларын бик җиңел танып алырга мөмкин. Болар:

1. Болгардагы Истәлек билгесе силуэты. Борынгы шәһәрнең әлеге үзенчәлекле бинасы мәчетне хәтерләтә һәм ул болгар архитектурасы стилендә эшләнгән, Идел буенда мөселман мәдәнияте барлыкка килүнең визуаль чагылышы булып тора. Бина 2011 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелде. Истәлек билгесе бабаларыбыз тарафыннан ислам динен сайлауга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү булып һәм традицияләрнең дәвамчанлыгын күрсәтә.

2. Ачылган китап – Коръән. Ул - Исламның нигезе, Аллаһы Тәгаләнең сүзе, бар кешелеккә иңдерелгән могҗиза, тирән белемнәр һәм кыйммәтләр чыганагы. Изге Китапка карата булган әдәп буенча, Коръәнне бер сәбәпсез ачык калдыруны тыя. Шуңа күрә логотипта ачылган Коръән мөселманнарның Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләрне үтәргә, Аның ризалыгына ирешергә омтылуларын ассызыклый.

3. Лалә чәчәге. Аның таҗлары гарәп графикасында «Аллаһ» сүзенә охшаш булган язылышны хәтерләтә, ул мөселман мәдәниятендә яңарыш һәм үсеш символын гәүдәләндерә. Бер үк вакытта лалә – татар халкының матур бизәге, ул традицион чигү эшләрендә кулланылган һәм шулай ук мәчетләрнең эчке бизәлешендә очрый торган иң популяр элементларының берсе. Гасырлар дәвамында лалә яңа мәгънәләр белән тулылана. Дини эчтәлеккә дә яңа аңлатма өстәлә: лалә бөек казанышларга омтылышны гәүдәләндерә башлый. Шулай ук чәчәк Татарстан Республикасының үсешкә омтылуын символлаштырып, аның гербында да урын алган.

4. «1100» сүзе рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләре буенча эшләнгән. Язма структур яктан лалә һәм Коръән белән бәйле.

5. “Болгар” сүзенең гарәп телендә язылышы бирелгән.

Югары телгә алынган элементлар җыелмасы Борынгы Болгарда башлангыч алган Идел буе мөселманнарының 1100 еллык Коръән традицияләре үсешен гәүдәләндерә.

– Логотип шулай ук төрле төстә һәм форматларда күркәм күренергә тиеш. Ул төсле вариантта да, монохромда да уңышлы күренергә тиеш; зур күләмдә дә, кечкенә күләмдә дә төгәл һәм аңлаешлы булырга тиеш, – дип ассызыклады Ришат Хәмидуллин.

Логотипны билге һәм блок рәвешендә кулланырга мөмкин: ягъни билге астындагы язу белән һәм язусыз. Логотипның татар телле варианты да бар.

Утырыш вакытында экраннарда төрле материалларда һәм яссылыкларда логотип төшерү вариантлары күрсәтелде. Логотип тире һәм агач кебек материалларда, урам өслекләрендә, полиграфия һәм сувенир продукциясендә, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында күзгә ташланып торырлык итеп күренә. Аның сызымнарын саклаган хәлдә зурайтырга яки кечерәйтергә, текстны төрле телләрдә кулланырга мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логотипны хупларга һәм аны федераль оештыру комитетына карау өчен бирергә тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана