Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте

18 гыйнвар 2022 ел 13:27
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә халыкны кабул итте. Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты. Алар аңа теләк-тәкъдимнәре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Нигездә бу мәсьәләләр татар халкының дини һәм тарихи мирасын саклау белән бәйле иде. Халыкны кабул итүдә мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты.

КФУда медицина юнәлеше буенча белем алучы Омар Хөсәен мөфтигә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан исламны рәсми рәвештә кабул итү уңаеннан 3D форматындагы интерактив проект тәкъдим итте. Ул борынгы Болгар шәһәренең туристик төрлелеген ачып бирә. Ә журналист Станислав Назаров әлеге юбилей нисбәтеннән ике серияле документаль фильм төшерү идеясен җиткерде. Әлеге фильм «Россия-24» федераль каналында һәм Ютубта күрсәтеләчәк. Алтмыш минутлык 2 серияле фильм дини лидерлар, дин галимнәре, тарихчылар, Татарстанның һәм Иракның борынгы шәһәрләрендә яшәүчеләрнең әңгәмәләренә нигезләнер дип көтелә. Бу фильм кешеләрне берләштергән, тормышларына ямь өстәгән һәм тормышларын үзгәрткән дин турында бәян итә.

Халыкны кабул итү вакытында мөфти хәзрәт шулай ук Казан рәссам-хаттаты Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина белән очрашты һәм аның Ислам мәдәнияте музеендагы «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр 2013-2021 елларда иҗат ителгән. Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина төрле өслүбләрдәге һәм техникалардагы матур язу осталыгын күрсәтә. Әсәрләрнең эчтәлеге нигездә дини, фәлсәфи характерда. Мөфти хәзрәт хаттатның эшләрен бик кызыксынып карады.

Татарстан мөфтие халыкны “Кол Шәриф” мәчетендә кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана