Мөфти Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы белән очрашты

18 гыйнвар 2022 ел 14:32
Мөфти Ислам дөньясы белән  стратегик диалог һәм партнерлык фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 15 нче көнендә (18 нче гыйнварда) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Айрат Әхмәтов белән очрашты. Татарстан мөфтияте бинасында узган очрашуда Камил хәзрәт кунакны Нәзарәтнең нәшрият, халыкара эшчәнлек, дәгъват һәм белем бирү, фәтвалар чыгару һәм Коръәнне өйрәнү, ислам финанслары, яшьләр сәясәте, спорт, динара хезмәттәшлек өлкәсендә өстенлекле юнәлешләре һәм «Хозур» нәшрият йорты проектлары белән таныштырды.

Айрат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте проектлары, аерым алганда, татар телендәге онлайн-мәдрәсә, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү һәм бастырып чыгару, спорт чараларын үткәрүгә карата кызыксынуын белдерде.

Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Айрат Әхмәтов шулай ук Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Айрат Әхмәтов шулай ук Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана