Татарстан мөфтие Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевне 85-яшьлек юбилей белән котлый

20 гыйнвар 2022 ел 08:47
Татарстан мөфтие Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевне 85-яшьлек юбилей белән котлый

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Сезне ихластан 85 яшьлек олы юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Һәр кеше бу дөньяга үз тәкъдире белән килә. Тәкъдир – ул Аллаһы Тәгаләнең бөек сере, чиксез гыйлеме, сынавы, бүләге, иманның шарты... Сез исә Раббыбыз күкләрдә саклана торган Ләүхул-мәхфүз тактасында язган насыйп белән татар халкының атасы булдыгыз. Милләтебез үзенең иманын һәм юлын югалткан чагында, авырлыкларны ерып, аның өчен сукмакларны сез салдыгыз, татарларны үз артыгыздан ияртә һәм оештыра белдегез, аларны чын мәгънәсендә алдынгы, иманлы, сәяси, культуралы, үзаңлы милләт итеп тәрбияләдегез. Яралтучыбыз сезгә, яхшы хаким булсын диптер, күп сәләтләр - зирәклек, рухи байлык һәм кодрәт, гыйлем һәм кыюлык, озын гомер биргән. Шуларның барысын да сез татар халкына багышладыгыз. Шунысы да зур кыйммәткә ия: илбашы вазифаларын калдыргач та, сез татарларга үзегезгә алмашка көчле һәм лаекле идарәчене әзерләп калдырдыгыз.

Бүген дә сез Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай һәм үтә дә мөһим дини, милли, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезне эзлекле һәм нәтиҗәле башкаруны дәвам итәсез. Зур тырышлыклар куеп һәм ихластан Ислам үсеше өчен җан атып, илебез мөселманнары файдасына куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен!

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә, хәерле сәламәтлек, күңел көрлеге, рух ныклыгы, татлы иман телим! Раббыбыз киләчәктә дә Сезгә динебезгә, милләтебезгә, Ватаныбызга хәерле хезмәтләр күрсәтергә куәт бирсен!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана