РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казанда Җәмигъ мәчет төзүне яклап петициягә кул куярга чакыра

21 гыйнвар 2022 ел 11:48
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казанда Җәмигъ мәчет төзүне яклап петициягә кул куярга чакыра

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казан Кремле каршында – Казансу елгасы яры буенда Җәмигъ мәчетен төзүне яклап петиция әзерләде. Мөрәҗәгатьтә Татарстанның күпмилләтле башкаласы күптәннән зур мәчеткә ихтыяҗ кичерүе, аның башкалабызның күрке һәм бизәге булып хезмәт итәчәге искәртелә. “Җәмәгатьчелеккә безне ишетүләрен сорап, Казан Кремле каршында, Казансу буенда яңа Җәмигъ мәчете төзелүе беркемнең дә хокукларын кысмый, башка диннәрнең дәрәҗәсен төшермәвен ассызыклап мөрәҗәгать итәбез. Киресенчә, ул Казанда яшәүче миллионнан артык кешенең тормыш сыйфатында һәм аларның социаль хәлен яхшыртуда иң күркәм урын алачак”, – дип билгеләп үтә петиция белән чыгучылар.

Петиция белән түбәндәге сылтама буенча танышып, үз тавышыңны бирергә мөмкин: https://chng.it/Yjwr97tH

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана