Рөстәм Нургалиев Төркия дин эшләре буенча Югары совет комиссиясе утырышында катнашты

27 гыйнвар 2022 ел 17:12
Рөстәм Нургалиев Төркия дин эшләре буенча Югары совет комиссиясе утырышында катнашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 24нче көнендә (27нче гыйнварда), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев намаз вакытларын билгеләү мәсьәләсе буенча комиссия утырышында катнашты. Утырышны онлайн режимда Төркия Дин эшләре министрлыгының дин эшләре буенча Югары советы оештырды. Киңәшмә барышында төрле илләрдә намаз вакытларын исәпләү методикасы каралды. Рөстәм хәзрәт әлеге мәсьәләдә татар дин галимнәре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәзерге тәҗрибәсе турында сөйләде.

2014 елда Татарстан Республикасының географик үзенчәлекләрен һәм астрономик мәгълүматларны исәпкә алып Нәзарәт тарафыннан һәр район һәм шәһәр өчен төп-төгәл итеп намаз вакытлары исәпләп чыгарылды һәм гамәлгә кертелде. Күпләгән фикер алышулар һәм киңәшүләрдән соң, хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикерләренә таянып, бар Татарстан буенча яңа исәпләнгән намаз вакытларына күчү турында карар кабул ителде. 2014нче елның 12нче гыйнварында узган Нәзарәтнең IV пленумы Голәмәләр шурасының яңа намаз вакытларын кертү буенча карарын раслады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана