Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтеләчәк

31 гыйнвар 2022 ел 09:50
Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтеләчәк

1 февральдә Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә. Дөньяның төрле почмакларында әлеге истәлекле көн елдан-ел зурлап үткәрелә. Бу уңайдан Казанда да тематик чаралар узачак.

Мисал өчен, 1 февральдә Татарстан мөфтияте тарафыннан “Туган авылым” милли комплексында танылган мөслимәләр, хатын-кызлар белән эшләүче оешма җитәкчеләре, абыстайлар, мөгаллимәләрнең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы көтелә. Гүзәл затларга очрашуда Нәзарәт әзерләп чыгарган яңа басма – “Хиҗаб” брошюра-белешмәлеге тәкъдим ителәчәк. Фәнни-популяр басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуына бәйле аять һәм хәдисләр китерелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы терминология хакында аңлатмалар урын алган. Брошюра-белешмәлек фәнни-популяр характерда язылган, ул дини һәм хокукый характердагы сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Басма Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы белгечләре тарафыннан әзерләнде. Бу очрашуда шулай ук танылган мөселман киемнәре кибетләре күпбалалы һәм аз керемле аналарга үз коллекцияләреннән киемнәр бүләк итәчәк.

Бөтендөнья хиҗаб көне Казанда 2 февральдә — Рамазан ае якынлашуны хәбәр итүче изге Раҗәб аеның беренче көнендә дәвам итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар – ялгыз аналар, күпбалалы, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган аналар өчен тантаналы мәҗлес уздырачак. Кичәгә 50-дән кеше чакырылды. Алар өчен КИУ мөгаллиме Миләүшә Әдһәмова вәгазь укыячак. Җырчы Гүзәлем яулык бәйләү һәм “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме балалар һәм аларның әниләре өчен бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Шулай ук балалар катнашында уеннар һәм иҗади чыгышлар да булачак. Кичә ахырында хиҗаб киюче гүзәл затларны онытылмас бүләкләр көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана