Бөтендөнья Хиҗаб көненә Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм “Хозур” нәшрияты “Хиҗаб” белешмәлеген әзерләде

31 гыйнвар 2022 ел 14:07
Бөтендөнья Хиҗаб көненә Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм “Хозур” нәшрияты “Хиҗаб” белешмәлеген әзерләде

Бөтендөнья Хиҗаб көненә багышлап Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа басма – рус телендә “Хиҗаб” брошюра-белешмәлеген әзерләп бастырды. Әлеге басмада хатын-кызларга яулык киюнең фарыз булуы хакында Коръәннән, сөннәттән һәм фәнни хезмәтләрдән төп дәлилләр китерелгән, хатын-кыз мөселман киеменә кагылышлы төп терминология аңлатылып бирелгән.

Китап фәнни-популяр телдә һәм массакүләм аудитория өчен атап язылган, ул дини һәм хокукый характердагы сорауларга җавап табарга ярдәм итә, хиҗабның төп мәгънәсен – хатын-кызны саклавын һәм аны тыйнак итеп күрсәтүен ачып бирә. “Хиҗаб” китабы мөслимәләрнең генә өстәл китабы түгел, ул һөнәри эшчәнлекләрендә хиҗаб мәсьәләләре белән очрашып торучы укытучылар, эшмәкәрләр, спортчылар, юристлар, судьялар һ.б. җәмәгатьчелекләр өчен дә файдалы булачак.

Басма Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы белгечләре тарафыннан әзерләнде һәм ул 13 бүлектән гыйбарәт. Китапны төзүчеләр ассызыклап узганча, Шәригатьнең фундаменталь нигезләренең берсе булып хиҗаб тора: тар мәгънәдә – ул тәнне каплаучы хатын-кыз киемен аңлата, ә киң мәгънәдә – ул хатын-кызның яшәү рәвеше. 

Белешмәлек Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншинаның кереш сүзе белән ачыла. Ул безнең тормышыбызда вакытлар узуга бирешми торган мәңгелек кыйммәтләр булуын ассызыклап, шундый бөек нигъмәтләрнең берсе хиҗаб булуын билгеләп үтә.

Әлеге китап 1нче февраль – Бөтендөнья Хиҗаб көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның танылган абыстайлар, остазлар, хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуында тәкъдим ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана