Мөселман эшмәкәрләре Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында Хиҗаб көне уңаеннан тантаналы мәҗлес уздырды

02 февраль 2022 ел 18:25
Мөселман эшмәкәрләре Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында Хиҗаб көне уңаеннан тантаналы мәҗлес уздырды

Бүген, Раҗәб аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды Бөтендөнья Хиҗаб көненә багышлап хәйрия чарасы үткәрде. Тантаналы мәҗлескә ялгыз аналар, күпбалалы, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган аналар чакырылды. Чарада 25 хатын-кыз, 35 бала катнашты. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова сәламләде.

– Хиҗаб көне безгә ни өчен кирәк? Хиҗаб көнен билгеләп үтү яулык ябынырга җөръәт итми йөргән кызларыбыз өчен мөһим дип саныйм. Бу көнне без аларга хиҗабның фарызлыгын, әһәмиятен, соң чиктә матурлыгын күрсәтә алабыз. Бергәләшеп җыелып, төрле шәхси вакыйгалар, шул вакыйгалар белән бәйле хис-кичерешләр турында уртаклашып, рухи яктан тулыланып, баеп, камилләшеп китәбез. Елдан-ел хиҗаб сүзенең мәгънәсе киңәя бара. Эчке дөньябызның хиҗабы ни хәлдә икән безнең? Шул турыда уйланыйк әле. Хиҗабның тышкы мәгънәсенә генә игътибарны артык биреп, әхлагыбыз турында онытмыйбызмы? Һәр кеше җәмгыятьтә үзенең тәртибе, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте белән аерылып тора. Безнең эчке хиҗабыбыз ни хәлдә, без никадәр дәрәҗәдә тыйнак дип сорау бирергә тиешбез. Эчке дөньябызны, ниятләребезне дөресләсәк иде, – диде Айгөл Биктимирова.

Аннары РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкиле Эльнара Миргаязова чарага җыелучыларны Хиҗаб көне белән тәбрикләп мөрәҗәгать итте һәм КИУ мөгаллиме Миләүшә Зарипова Коръәннән аятьләр укып, хиҗаб киюнең әһәмияте, мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары, хатын-кызның рухи дөньясы турында вәгазь сөйләде.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге хезмәткәрләре яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде, балаларны берләштерүгә багышланган уеннар үткәрелде, балаларның чыгышлары тыңланды, бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме балалар өчен ФудБокс һәм әниләр өчен бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс уздырды.

Әниләр исеменнән әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. 

– “Зәкәт” фондының “Хәят” үзәге балаларга гына түгел, әниләргә дә кирәк. Чөнки өйдә утырып җәмгыятьтән читләшәбез. Биредә иҗади түгәрәкләр, дәресләр уза, төрле диагнозлы балалар җыела һәм алар берләшәләр, бер-берсе белән аралашалар. Элек минем бала үзен курыккан кебек хис итә иде, ул хәзер монда киләм дип кенә тора. Дәресләр бик күңелле үтә, волонтерлар, педагогларның осталыгын әйтеп бетерерлек түгел, – диде үзенчәлекле балалар үстерүче Наилә Насыйбуллина.

Ә менә Фәридә Баходирова үзенең баласын әлеге үзәккә йөртү белән беррәттән, әниләр өчен тегүчелек осталыгына өйрәтү дәресләрен алып бара. Ул “Хәят” үзәге хакында бары мактау сүзләрен генә җиткерде. “Фонд турында танышларымнан ишетеп белдем, Забайкалье краенда яшәгәндә үзенчәлекле балалар өчен мөмкинлекләр юк иде. Монда балалар да, әниләр дә ял итә ала. Әни кешегә инвалид бала белән үзенә генә утыруы бик авыр. Биредә гарәп телен, Коръән укырга өйрәнергә мөмкин. Инвалид балалар тәрбияләүче әниләрнең бер-ике тәүлек йоклый алмаганнары да бар. “Зәкят” фонды белгечләре һәрвакыт ярдәмгә киләләр”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана