Диния Нәзарәтенең И.Р.Грегоржевская җибәргән хатка рәсми җавабы

07 февраль 2022 ел 08:20
Диния Нәзарәтенең И.Р.Грегоржевская җибәргән хатка рәсми җавабы

Хөрмәтле Ирина Рафаэль кызы!

Сезнең җибәргән хатыгызга җавап итеп түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

Иң беренче чиратта, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте Татарстан Митрополиясе белән бергә уртак мөрәҗәгать кабул иткәннәре хакында ассызыклап үтәбез. Мөрәҗәгатьтә ике дини оешма сезнең гаиләгезнең кайгысын уртаклашты, килеп чыккан очракка үзенең ачулы карашын белдерде һәм республикабызда динара татулыкның какшамас принципларын билгеләп үтте. Каберләрне мәсхәрәләү, нинди диндә булуга карамастан, иң түбән эшләрнең берсе икәнелеге дә искә төшерелгән иде, чөнки мәрхүмнең якыннары кичергән хисләренә һәм саклаган хәтеренә карата бу кешелексезлек булып тора. 

Мөфтият тарафыннан дин әһелләренең диннәр арасындагы татулыкны саклау, динара каршылыкларны булдырмау һәм гражданнарның дин ирекләре тигез дәрәҗәдә үтәлүе өчен җаваплылыгы ассызыкланган иде. Аерым алганда, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазига халык арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылмаганы хакында әйтелде. 

Һичшиксез, киң җәмәгатьчелек тикшерү эшләренең объектив алып барылуын, тәрене кискән гаепле затның эзләнүен тели. Казанда 2016 елда борынгы мөселман зиратында күпсанлы каберләр өстеннән вандаллык кылынган очрагындагы кебек үк. 

Үкенечкә каршы, безне ихластан шул борчый: Нәзарәтнең һәм Митрополиянең Актанышта килеп чыккан хәл тирәсендәге негативны чайкамаска өндәүләренә колак салынмады. Диния Нәзарәтенә ачык рәвештә җибәрелгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларына таратылган сезнең мөрәҗәгатегез һәм аңа беркетелгән сылтамалар, кызганычка, шуны күрсәтә. 

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин турындагы сорауларыгызга килгәндә, ул үз гамәлләрен шәхси теләк белән башкарган. Зиратта килеп чыккан очракны тикшерү көннәрендә ул үзенең вазыйфаи эшләре белән Актаныш районында булган, әмма монда эшләүче дин әһелләре арасындагы бәхәскә җәлеп ителгән. Актаныш районы буенча благочинный, протоиерей Александр Расторгуев белән ышанып алып барылган, хосусый, рәсми булмаган әңгәмә барышында да ул вафат булган Виктор Смирнов үз хатыны белән никах укыткан һәм үзенә Вәли исеме алган дигән мәгълүматлар барлыгын нәкъ менә дискуссия рәвешендә генә хәбәр иткән. Бу хакта аның хатыны Римма Смирнова Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга әйткән. Хосусый әңгәмә барышында Рөстәм хәзрәт әлеге мәгълүматларга раслау яки кире кагу өчен дәлилләр табарга теләгән, килеп чыккан хәлгә ачыклык кертмәкче генә булган. Әмма бернинди рәсми язмача запрослар ясамаган (бигрәк тә мәрхүмнең гаиләсе исеменә) һәм иҗтимагый яссылыкка да чыгармаган. Диния Нәзарәтендә дә, билгеле, шушы шәхси сөйләшүләр нигезендә карарлар кабул ителмәде.

Шуның белән бергә, таратылган телефон язмаларыннан алынган мәгълүматларны исәпкә алып, без Рөстәм хәзрәтнең әйткән сүзләрен тискәре бәялибез - дин әһеле кешеләр турында алай әйтергә һәм вакыттан алда нәтиҗәләр чыгарырга тиеш түгел.

Әмма сезнең тарафтан таратылган әлеге мәгълүматлар законсыз рәвештә алынуына игътибар итмичә булдыра алмыйбыз. Ике як өчен дә бик четерекле мәсьәлә буенча телефоннан ышанып алып барылган хосусый әңгәмә яздырып алынган һәм читкә таратылган. Ә телефоннан алып барылган, үзең катнашмаган конфиденциаль сөйләшүне ачып салып тарату гамәлдәге законны боза. Телефон аша башкарылган әңгәмәләрнең серен көйләүче законны (ст.138 УК РФ) бозу җинаять җаваплылыгына тартыла. Әлеге очракта мәгълүматлар сезнең тарафтан Рөстәм хәзрәтнең  ризалыгыннан башка, аңа хәбәр итмичә массакүләм мәгълүмат чараларында таратылган. 

Югарыда әйтеп үтелгәннәр, һичшиксез, аның сүзләрен акламый, бу хакта аңа әйтелде. Ләкин сез "Рөстәм хәзрәт безнең туганыбыз каберенә гаилә хисабына торгызылган тәрене алып ташлау өчен нигез эзли" дигән фикерне алга сөрәсез. "Туганыбыз кабереннән тәрене кисеп ташлауда безнең гаилә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашкан дип шикләнә" дигән гаеп тагасыз. Һәм ахыр чиктә "аның гамәлләре исламны хурлыкка төшерә" дип белдерәсез. Сез сөйләшүләрне дошманлашып алып барырга тырышасыз, гаепсезлек презумпциясе принципларын кире кагасыз, законны бозып үзегез катнашмаган хосусый әңгәмәләрне таратасыз, Исламны курлыкка калган дин контекстында телгә аласыз. Сез бөтен хаклы һәм хаксыз юллар белән инцидентны "кыздырырга", динара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тудырырга, килеп туган вәзгыятькә үзегезнең карашыгызны һәм аны хәл итү юлларын көчләп тагарга тырышасыз. 

Безнең якларда мөселманнар һәм православ динендәгеләр арасында тату мөнәсәбәтләр күп гасырлар дәвам итә. Шул рәвешле генә уртак йорт төзеп, бергә яшәп була. Бары тик шушы традицияләрне саклау, аңлашылмаучанлыкларны тигезләү-бетерү, уртак кыйммәтләр эзләү һәм иманга карата хөрмәт белән карау гына безне көчле итә, күпмилләтле Ватаныбызның уңышлы үсеше өчен мөмкинлекләр ача. Кайчак килеп чыгарга мөмкин булган проблемалы мәсьәләләрне күпертеп күрсәтү һәм алга сөрү яхшы юлга алып килмиячәк.

Республика җитәкчелеге тарафыннан бәяләр бирелде, нәтиҗәләр чыгарылды. Дини оешмаларның җитәкчеләре уртак позицияләрен белдерде һәм киләчәктә мондый инцидентлар килеп чыкмасын өчен тырышу максатын алды. Безнеңчә, бөтен яклар өчен дә бердәмләшү җебе булып әнә шул хезмәт итәргә тиеш. 

Якыннарын югалтудан кешеләр ачы кайгы хисләрен кичерсә дә, Изге Китаплар безне үлемгә рухи күзлектән карарга өйрәтә. Бигрәк тә яраткан кешеләребез вафат булганда бу ачык чагыла. Сөекле кешеләребез бу дөньядан киткәндә, без, исән булганнар, алар өчен догада булырга бурычлы. Аллаһы Тәгалә сезне сакласын һәм сезгә хәерле гамәлләр кылырга көч бирсен. 

Нәзарәткә мөрәҗәгатегез ачык характерда булганга күрә, аңа җавап та ачык чыганакларда чыгачак. 

ТР МДН матбугат хезмәте  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана