Чирмешәндә азан әйтү осталары ярышты

08 февраль 2022 ел 14:03
Чирмешәндә азан әйтү осталары ярышты

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Чирмешән мөхтәсибәтендә азан әйтүчеләр бәйгесе узды. Чара Кара Чишмә авылы мәчетендә оештырылды. Жюри әгъзалары һәм бу бәйгене карарга килгән дин кардәшләребез илледән артык  конкурсантның чыгышын тыңлады һәм иң моңлы, иң матур азан әйтүчеләрне ачыклады.

7 яшькә кадәрге малайлар арасында Чирмешәннән Инсаф Миншин азанны дөрес һәм сәнгатьле укып күпләрне таң калдырды. 8-11 яшьлекләр төркемендә Ильяс Мөхәммәтшин (Югары Чегодай) җиңүче булды,  Идрис Шәйдуллин (Чирмешән) – икенче, Эмиль Мансуров (Чирмешән) – өченче. 12-15 яшьлек яшүсмерләр арасында Кара Чишмәдән Рәмиз Вәлиевның азан әйтүе бик ошады, Мөхәммәдсиддыйк Юнысов (Кара Чишмә) белән Адел Зыятдиновлар (Чирмешән) да яшьтәшләреннән уздырдылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 16-50 яшьлек ир-егетләр арасында Кара Чишмәдән Мөхәммәд Юнысов һәм Радик Илалов, Иске Үтәмештән Наил Зариповлар иң оста азан әйтүчеләр булып танылды. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында түбәнкәминкәлеләр аерылып торды: Ришат Галәүтдинов – беренче, Рәүф Мостафин – икенче, Ралиф Шарапов өченче урын ияләре. Бәркәтәдән 76 яшьлек Салихҗан Бикбов азан әйтүче иң өлкәннәр арасында җиңүче булды.  

- Бәйгедә катнашкан бер кеше дә бүләксез китмәде, аларның барысына да район мөхтәсибәте әзерләгән вәгазьләр җыентыгы бүләк иттек, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Ә җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчалата бүләк бирдек.

"Безнең Чирмешән"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана