“Гаилә” мәчетендә гаиләләр өчен ышаныч телефоны эшли башлады

08 февраль 2022 ел 16:43
“Гаилә” мәчетендә гаиләләр өчен ышаныч телефоны эшли башлады

Казанның “Гаилә” мәчетендә яңа проект – гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча Россиякүләм ышаныч телефоны эшли башлады. 8-800-222-05-62 федераль номерына шалтырату – сөйләшүнең дәвамлылыгына карамастан, һәрбер мобиль яки стационар телефоннан бушлай. Ышаныч телефоны консультанты белән аралашу аноним һәм конфиденциаль рәвештә алып барыла. Телефон Россия территориясендә эшли, аңа илнең теләсә кайсы почмагыннан шалтыратырга мөмкин.

Ышаныч телефоны буенча консультацияне “Гаилә” мәчете каршында эшләп килүче “Адәм белән Һава” исемле Гаилә төзү һәм аны саклау белгечләре бирәчәк. Гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә кыенлыкларны чишәргә, балалар белән мөнәсәбәтләрне җайларга, кризис халәтеннән чыгу өчен шәхси һәм рухи ресурсларны эшкә җигәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, “Гаилә” мәчетенең ышаныч телефоны эшчәнлеге кешеләрдә хисси яктан төшенлеккә бирелүне, үз-үзеңә кул салу, аерылышу очракларын булдырмый калуга, шулай ук җәмгыятьтә гаилә институтын ныгытуга һәм татар-мөселман традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән.

Иртәгә, 9 февральдә, 11.00-дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Гаилә” мәчетенең ышаныч телефоны эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана