Мөселман эшмәкәрләре ислам үзәгенә һәм балалар пансионатына ярдәм итте

09 февраль 2022 ел 14:59
Мөселман эшмәкәрләре ислам үзәгенә һәм балалар пансионатына ярдәм итте

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды даими рәвештә төрле социаль проектларга ярдәм күрсәтә. Шушы көннәрдә фонд тарафыннан Биектау районы Биектау авылы “Бердәмлек” ислам үзәгенә ишекләр сатып алу һәм кую өчен акча җыелды. Үзәктә балалар һәм олылар өчен мәчет каршындагы курслар, ислам дине буенча дәресләр үтә. 

“Ярдәм” хәйрия фонды каршында эшләүче балалар пансионатына исә мөселман эшмәкәрләре чаңгылар сатып алу өчен акча тапшырды. Кышкы спорт төре белән актив шөгыльләнү өчен 10 пар чаңгы алынды, яшь спортчылар яңа инвентарьдән файдаланып карады инде.

Көн саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды хезмәткәрләре ислам фән һәм белем бирү проектларына, шулай ук авыр матди кыенлык кичерүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

Теләгән һәр кеше изге гамәл кылып, әҗер-савап эшли ала, тулырак мәгълүмат +7 (986) 902-06-06 телефоны буенча (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең башкарма директоры Рөстәм Вәлиев).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана