Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

09 февраль 2022 ел 17:14
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бүген, изге Раҗәб аеның 8нче көнендә (9нчы февральдә) 20 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар.

Авыручылар саны көчәйгән вәзгыятьтә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп, “Зәкят” фондында социаль яктан мохтаҗ булучыларның артуын билгеләп үттеләр; коронавирус пандемиясе чорында күп гаиләләр эш югалту, даруларга акча күп сарыф итү сәбәпле, азык-төлек җыелмаларын күбрәк мохтаҗларга тарату таләп ителә.

Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратуны оештыра.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».


Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана