Казанда джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионаты узачак

10 февраль 2022 ел 13:29
Казанда джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионаты узачак

Бүген, Раҗәб аеның 9нчы көнендә (10нчы февральдә), Нәзарәттә джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионатын үткәрү буенча киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты Наил Исламкулов, Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Рабит Бадакшанов, Нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов катнашты.

Килгән кунакларны сәламләп, Камил хәзрәт Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясенең шәрәфле президенты Айрат Кәлимуллинның хәер-фатыйхасы белән быел Татарстан чемпионатын Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрү тәкъдимен җиткерде. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм республикабызның Джиу-джитсу федерациясе катнашында оештыру ниятләнә. Әлеге олуг юбилей уңаеннан чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрү мөһимлеген ассызыклап, оештыручылар әлеге чарага хөкемдарлар, төрле дәрәҗәдәге кунаклар чакыру, ярышны алып программасы буенча фикер алышты. 

Әлеге чемпионатның төп максаты һәм бурычлары булып Татарстанда яшәүчеләр арасында физик тәрбия һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәләтле спортчыларны ачыклау, аларның спорт осталыгын күтәрү, Россия чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын сайлап алу тора. 

Ярышларда тиешле әзерлеккә ия, көрәш кагыйдәләрен белгән, табиб рөхсәте булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашачак. Ярышлар JJIF Джиу-джитсуның халыкара кагыйдәләре буенча үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чемпионатта балаларның, 35-44 һәм 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннарның да көч сынашулары көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана