Мөфти «Сириус» мәгариф үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты

10 февраль 2022 ел 16:38
Мөфти «Сириус» мәгариф үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 9нчы көнендә (10нчы февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин режиссер, «Сириус» белем бирү үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең Зур театры генераль директоры киңәшчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты. Очрашуда шулай ук “Хәләл планета” компаниясен гамәлгә куючы, “Хәләл” индустрия милли ассоциациясе башкарма директоры Радик Гафуров катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка Нәзарәтнең “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе, “Азан” радиосы эшчәнлеге, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәм итү барышы турында сөйләп узды. Моннан тыш, кунаклар Камил хәзрәт тарафыннан мөфтиятнең яшьләр белән эшләү, хәйриячелек, спорт, динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге казанышлары белән танышып узды. Ислам мәдәнияте һәм Татарстан мөселманнары яшәеше турында тулы, кызыклы мәгълүмат биргәне өчен Ханс-Йоахим Фрай Татарстан мөфтиенә зур рәхмәтләрен белдерде. Мөфти кунакка истәлек итеп “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын бүләк итте.

Бүген «Сириус» белем бирү үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең Зур театры генераль директоры киңәшчесе Ханс-Йоахим Фрай шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда мәдәни проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана