Казан мөслимәләре “Затлы мәҗлес”тә хиҗабның фазыйләтләре хакында фикер алышты

11 февраль 2022 ел 11:00
Казан мөслимәләре “Затлы мәҗлес”тә хиҗабның фазыйләтләре хакында фикер алышты

Кичә, Раҗәб аеның 9нчы көнендә (10нчы февральдә), “Туган авылым” милли-туристик комплексында Казан мөслимәләре чираттагы “Затлы мәҗлес”кә җыелды. Әлеге чарага илледән артык хатын-кыз килде. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән очрашуда алар хиҗаб киюнең фазыйләтләре хакында фикер алышты. Кичә интерактив уеннар һәм ихлас аралашу белән үрелеп барды, катнашучылар хиҗабның яулык кына түгел, Аллаһның әмере, хатын-кызның яшәү рәвеше булуын ассызыклап үттеләр.

Утырыш Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова тарихка кыскача күзәтү ясады: татар хатын-кызлары киеме традициясе турында сөйләде һәм хиҗабның әбиләребезнең гардеробында аерылгысыз өлеш булуын аңлатты. Моңа мисал итеп ул Каюм Насыйри һәм Карл Фукс кебек галимнәрнең фәнни хезмәтләреннән мисаллар китерде. Айгөл ханым шулай ук “Затлы мәҗлес”тә катнашучыларны “эчке хиҗаб” төшенчәсе турында уйланырга чакырды.

Кичәне интерактив уеннар баетты. Кызлар MUSLIMMOL яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган “Надевая платок...” бәйгесе өчен иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар, хиҗаб кию тарихы белән уртаклаштылар, фикер алыштылар, мастер-класста хиҗаб өчен бизәнү әйберләре ясадылар.

“Затлы мәҗлес” проектының төп максаты – бергә җыелып дин турында ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барудан гыйбарәт. Очрашуларда Исламның матурлыгы, хатын-кызның нәфислеге һәм күңел дөньясы, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләренә багышланган темаларга сөйләшүләр алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана