Чистай шәһәрендә Татарстанның көньяк төбәге казыяте утырышы узды

11 февраль 2022 ел 16:11
Чистай шәһәрендә Татарстанның көньяк төбәге казыяте утырышы узды

Кичә, Рәҗәб аеның 9нчы көнендә, Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә Татарстан Республикасы көньяк төбәгенең казыят утырышы узды. Әлеге җыелышта Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Чистай, Норлат районы имам-мөхтәсибләре, Чистай шәһәре имамнары катнашты.

Татарстан мөфтие урынбасары утырышта катнашучыларны сәламләп, көн тәртибе һәм утырышка чакырылган махсус кунаклар – Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне оештыру бүлеге башлыгы Лилия Салихова, Норлат муниципаль районы архив бүлеге башлыгы Лилия Закирова, Чистай районы архив бүлеге башлыгы Ирина Семякина белән таныштырып үтте. Архив белгечләре Татарстан Республикасы мөселманнарының документаль мирасын саклауның мөһимлеген билгеләделәр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы оешма җитәкчеләрен ТР Дәүләт архивында мөселман учреждениеләре фондларын формалаштыруда катнашырга чакырдылар. Очрашуда дини оешмада архив эшен алып бару, эшләр номенклатурасын рәсмиләштерү тәртибе, кыйммәтле документлар экспертизасы һәм аларны мөселман дини оешмалары эшчәнлегенең үзенчәлекләрен исәпкә алып тәртипкә салу мәсьәләләре каралды.

Казыят утырышының икенче өлешендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган зональ мөнәҗәтләр фестивален уздыруга бәйле сораулар күтәрелде. Фестиваль татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны саклау максатыннан үткәреләчәк. Катнашучыларның чыгышлары “Соло” (ялгыз башкару) һәм “Ансамбльләр” номинациясе буенча бәяләнәчәк. Дин әһелләре бәйгене 2022 елның 16 мартында Чистай шәһәре “Восток” мәдәният-ял үзәгендә үткәрергә килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана