Кайбыч мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курсларда укучылар арасында чаңгы ярышы узды

14 февраль 2022 ел 10:10
Кайбыч мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курсларда укучылар арасында чаңгы ярышы узды

13 февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курсларда укучы шәкертләр арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар, яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ниятеннән, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап оештырылды. Чаңгы йөрешендә Кайбыч мөхтәсибәтенең 5 мәхәлләсеннән 26 бала катнашты. Балалар дүрт төркемгә бүленеп ярышты.  

I-II сыйныфта укучы ир балалар арасында беренче урынны Кошманнан - Фатыйхов Данир, икенче урынны Олы Кайбычтан Нуров Ризван, өченче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллин Мөхәммәд алды.

III-IV сыйныфта укучы ир балалар арасында беренче урынны Кошманнан Насретдинов Зиннур, икенче урынны Олы Кайбычтан Гарәфетдинов Фәрхәт, өченче урынны Кошманнан Садриев Зәмир алды.

V-VI сыйныфта укучы ир балалар арасында беренче урынны Кошманнан Садриев Әмир, икенче урынны Кошманнан Гыйләҗев Нияз, өченче урынны Кошманнан Гыйләҗев Фаяз алды.

VII-VIII сыйныфлар арасында беренче урынны Әхмәдуллин Нияз, икенче урынны Әхмәдуллин Ильяс алды.

III  сыйныф кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Бәйҗанова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Сөнгатуллина Азалия, өченче урынны Кошманнан Файзуллина Энҗе алды.

IV сыйныф кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Гобәева Зәринә, икенче урынны Кошманнан Садриева Камилә, өченче урынны Кошманнан Сабирова Әминә алды.

V-VI  сыйныф кызлары арасында беренче урынны Кошманнан Насретдинова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Әхмәтҗанова Найлә, өченче урынны Кошманнан Фәйзуллина Айсылу алды.

VII-VIII сыйныф кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллина Хәбибә, икенче урынны Колангыдан Сибгатова Адилә алды.

Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм иткән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе үсеше фондына һәм чаңгы ярышында катнашкан һәрбер балага бүләк бирүче «КЖК Логистик» оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәевкә олы рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана