Питрәч мөхтәсибәте Яңа Шигали авылы мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелачак

14 февраль 2022 ел 16:33
Питрәч мөхтәсибәте Яңа Шигали авылы мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелачак 

Раҗәб аеның 16нчы көнендә (17нче февральдә), Питрәч районы Яңа Шигали авылында төзелүче Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ай кую тантанасы узачак. Әлеге гыйбадәт йорты “Царево Village” торак комплексы янәшәсендә урнашкан. 

Бу шатлыклы көнне бистәдә яшәүче күпләгән халык, мөселман кардәшләребез көтеп алды. Мәчет 2020 елның августында җирле мөселманнарның көче белән төзелә башлады. Мәхәллә мәчетенә бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исеме бирелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ул Яңа Шигали авылында һәм “Царево Village” торак комплексында бердәнбер мәчет. Гыйбадәт йорты үзенә берьюлы дүрт йөзгә якын кешене сыйдыра алыр дип көтелә. Моңа кадәр дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару өчен мөселманнар биш чакрым читтә урнашкан күрше авыл мәчетләренә йөрергә мәҗбүр булды.

Ай кую тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, район администрациясе, мөхтәсибәт вәкилләре, иганәчеләр, төзүчеләр һ.б. катнашачак.

Хәзерге вакытта мәчет тулысынча диярлек әзер, эчке ремонт эшләре калды. 

Тәһарәтханәдә плитка ябыштырылды, стеналар штукатурланды, сантехника, җылылык бирү системасы тулы көчкә әзерләнде, мәчеткә газ, су кертелде, якын киләчәктә әйләнә-тирәне төзекләндерү эшләре калып бара.

Әлеге мәчетне рәсми рәвештә Изге Рамазан ае алдыннан, 1нче апрель, җомга көнне ачу ниятләнә. Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет ачылганнан соң Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында дәвам итә.

Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет төзелешенә ярдәм итү өчен реквизитлар:

ПАО «АК БАРС» БАНК г.Казань

БИК 049205805

К/С 30101810000000000805

Р/С 40703810845420000016

ИНН 1633007580

КПП 163301001

Адрес: Питрәч районы, Яңа Шигали авылы, «Царево» торак комплексы 

Шулай ук Сбербанк картасына акча күчерергә мөмкин: 4006800604075407 Данис Динарович Б. Телефон: 89274420165.

Подрядчик Ильяс 89376222500.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана