Татарстан мөфтие авыру балалар белән хоккей буенча хәйрия матчында уйнады

16 февраль 2022 ел 09:03
Татарстан мөфтие авыру балалар белән хоккей буенча хәйрия матчында уйнады

Кичә кич Казанда хәрәкәт функцияләре чикле балалар өчен "Хоккей – һәркемгә" дип исемләнгән хәйрия матчы узды. Ярышлар ике команда – "Метеор" һәм "Вымпел" командалары арасында үтте, һәр уенчыны бозда “штурманнар” – “Ак Барс” хоккей командасы уенчылары Дмитрий Юдин, Александр Бурмистров һәм Төнге Хоккей Лигасы командасы хоккейчылары хәрәкәтләндереп йөрде. Чараны Төнге Хоккей Лигасының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге һәм “Даже если” ивент-агентлыгы оештырды. "Хоккей – һәркемгә" акциясе кысаларында Казаннан һәм Түбән Камадан сәламәтлеге чикләнгән балалар командалары катнашты.

Хәйрия матчында шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Духосошественский храмы настоятеле Алексий Чубаков, “Ак барс” хоккей клубы генераль менеджеры Марат Вәлиуллин һәм башкалар катнашты. Ата-аналар үз балаларына запас эскәмияләрдән көч биреп торды. Матч 20 минутлык ике периодтан торды.

Камил хәзрәт хәйрия хоккеенда Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды тәрбиясендә булган Әмир Фәтхлисламов белән бергә уйнады, әлеге балага хәйрия фонды инвалид колясканы сатып алуда матди ярдәм күрсәткән иде. Әмиргә 14 яшь һәм анда ДЦП. Ул “Хәят” үзәгенә йөри, ислам нигезләрен һәм кул эшләрен үзләштерә. Ул балалар белән аралашырга ярата. Әмирнең әти-әнисе Татарстан мөфтиенә, “Зәкят” фонды хезмәткәрләренә һәм следж-хоккейны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. “Зәкят” фонды эшчеләре безне гел елмаеп, матур итеп каршы алалар, шулай ук озатып калалар”, – диде аның әнисе.

Үзенчәлекле балалар белән мондый проект 2018 елдан гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә анда 100дән артык бала катнашты. 2019 елда "Хоккей – һәркемгә" Түбән Новгородта "Event-прорыв" премиясе белән бүләкләнде һәм "Иң яхшы социаль проект" номинациясендә җиңүче булды.

Мондый матчлар символик характерга ия, монда кемнедер җиңү бурычы тормый. Иң мөһиме – балаларга үзләрен хоккейчылар ролендә тоярга, көндәлек катлаулы тормышта җитми торган кабатланмас хис-кичерешләр кичерергә мөмкинлек бирү. Аларның күбесе гомердә беренче тапкыр бозга чыга.

Бу игелекле проектның төп дәвамы булып ТР адаптив спортын үстерү үзәген төзү булды, аның базасында Татарстанда беренче булган "Ак Барс следж" балалар командасы формалаштырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана