Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты Дубайда Gulfood халыкара күргәзмәсендә катнаша

16 февраль 2022 ел 12:09
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты Дубайда Gulfood халыкара күргәзмәсендә катнаша

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников Дубайда үтүче "Gulfood 2022" дип исемләнгән 27-нче Халыкара күргәзмә эшендә катнаша. Фарсы култыгы илләренең кунакханә-ресторан бизнесы һәм кулинариясе өчен азык-төлек, эчемлекләр, җиһазлар күргәзмәсе кичә "Dubai World Trade Centre" күргәзмә мәйданчыгы территориясендә ачылды. Халыкара чара күргәзмәне карарга килүчеләр саны буенча да, биш көн дәвамында үткәрелә торган бизнес-чаралар саны буенча да әйдәп баручы булып тора.

Gulfood 2022 күргәзмәсендә 120 ил катнашырга теләк белдергән, шул исәптән анда үз экспозициясен Татарстан Республикасы да куйды. Татарстанның экспозициясендә Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән җитештерүчеләр урын алды: «Залесный агрофирмасы» ҖЧҖ («Индюжина» сәүдә маркасы), «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «АГРОСИЛА. Чаллы-МПК» ҖЧҖ һәм башкалар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошниковның күргәзмәдә катнашуы чит ил партнерларының элемтәләре һәм хәләл сертификация уздыручы оешмалар белән тәҗрибә уртаклашуы белән бәйле. “Хәләл” комитет җитәкчесе ит, сөт һәм кондитер продукциясе җитештерүчеләр һәм аларның җитештерүдә заманча технологияләрне куллануы буенча компетенцияләре белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана