Татарстан мөфтие Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашты

17 февраль 2022 ел 08:31
Татарстан мөфтие Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашты 

Кичә, Раҗәб аеның 15 нче көнендә (16 нчы февраль), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН резиденциясендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФҖҮХ) каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән очрашты. Рәсми очрашуда Россия ФҖҮХ каршындагы Иҗтимагый советның фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек комиссиясе җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Казан федераль университеты һәм Мәскәү дәүләт лингвистика университеты фәнни хезмәткәре Шамил Кашаф, дәүләтнеке булмаган «Заманча гуманитар академия» югары һөнәри белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе эшләре идарәчесе, СГУ ТВ телекомпаниясенең «Первый образовательный» каналы президенты, Россия ФҖҮХ каршындагы фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү комиссиясе әгъзасы Петр Карпенко катнашты. 

Кунаклар Россия ҖҮФХ Иҗтимагый советы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында ислам фәнен һәм мәгарифен үстерү һәм аңа ярдәм итү, иректән мәхрүм итү урыннарындагы тоткын мөселманнарның конституцион хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының китап бастыру белән бәйле эшчәнлеге темасы да кузгатылды.
Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлек, иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче мөселманнарның хокукларын саклау, төзәтү учреждениеләрен дини ислам әдәбияты белән тәэмин итү өлкәсендәге тырышлыгын югары бәяләде. Мөфти Камил хәзрәт Шамил Кашафның Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең рәсми интернет-кибете аша җинаять-башкарма системасы учреждениеләрен Коръәннең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» мәгънәви тәрҗемәләре белән тәэмин итү тәкъдимен уңай кабул итте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2019 елда нәшер ителгән әлеге басмалар Төньяк Кавказ, Урал, Идел буе, Россия Федерациясенең Үзәк өлешендәге күпсанлы мөфтиләр һәм Дагыстан мөфтие Әхмәд әфәнде Абдулаев югары бәя бирде. Шамил Кашаф шулай ук әлеге басманың Россия ФҖҮХ Иҗтимагый Советы утырышларының берсендә тәкъдим ителүен һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан хуплануын искә төшерде.

Моннан тыш, очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин, төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, мөселманнарның дини идарәләре җитәкчеләре һәм Россия голәмәләр шуралары вәкилләре катнашында Бөтенроссия киңәшмәсен уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана