Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде

17 февраль 2022 ел 16:23
Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде

Бүген Казанда изге Раҗәб аенда татар халкының күренекле шәхесләрен искә алу мәҗлесе узды. Кәлам Шәрифтән аятьләр укып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылу чарасы Галиев мәчетенең Коръән мәҗлесләрен үткәрү залында оештырылды. Чарага килүчеләр мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазында катнаштылар, аннары җырчы Салават Фәтхетдиновның шәкерте, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов тарафыннан оештырган Коръән ашына рәхим иттеләр. Бакыйлыкка күчкән танылган татар зыяларын, атаклы шәхесләрне, остазларның, иҗат әһелләренең рухларына дога кылу мәҗлесендә Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, ИлСаф, Җәвит Шакиров, Альфред Якшембетов, Ядкәр Хәбибуллин, Айдар Тимербаев, Салават Миңнеханов, Әбри Хәбриев, Данир Сабиров, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рәхмәнкулов, Рафил Җәләлиев, Марсель Вәгыйзов һ.б. күренекле иҗат әһелләре, җырчылар, автор-башкаручылар катнашты. Алар һәрберсе ахирәткә күчкән укытучыларын җылы сүзләр белән искә алды, истәлекләре белән уртаклашты, догалар кылды. Чарада катнашучылар искә алу мәҗлесләренең дәвамлы булуын теләделәр, Изге Рамазан аенда ифтарлар үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана