Бүген Казанда изге Раҗәб аенда татар халкының күренекле шәхесләрен искә алу мәҗлесе узды. Кәлам Шәрифтән аятьләр укып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылу чарасы Галиев мәчетенең Коръән мәҗлесләрен үткәрү залында оештырылды. Чарага килүчеләр мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазында катнаштылар, аннары җырчы Салават Фәтхетдиновның шәкерте, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов тарафыннан оештырган Коръән ашына рәхим иттеләр. Бакыйлыкка күчкән танылган татар зыяларын, атаклы шәхесләрне, остазларның, иҗат әһелләренең рухларына дога кылу мәҗлесендә Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, ИлСаф, Җәвит Шакиров, Альфред Якшембетов, Ядкәр Хәбибуллин, Айдар Тимербаев, Салават Миңнеханов, Әбри Хәбриев, Данир Сабиров, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рәхмәнкулов, Рафил Җәләлиев, Марсель Вәгыйзов һ.б. күренекле иҗат әһелләре, җырчылар, автор-башкаручылар катнашты. Алар һәрберсе ахирәткә күчкән укытучыларын җылы сүзләр белән искә алды, истәлекләре белән уртаклашты, догалар кылды. Чарада катнашучылар искә алу мәҗлесләренең дәвамлы булуын теләделәр, Изге Рамазан аенда ифтарлар үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде
17 февраль 2022 ел 16:23
![Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде](/netcat_files/398/569/DSC_2906.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/949b6c91_a3c5_4cb1_ab4e_723632e712bb.jpg)
Нәзарәт РФ Ислам мәгарифе буенча советы белән берлектә Татарстан мәдрәсәләрен тикшерүне тәмамлады
23 апрель 2024 ел 10:18
![](/netcat_files/398/569/a15652b0_03a3_4f94_8fc5_629b35e10f0f.jpg)
РИИда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә белем арттыру турында таныклыклар тапшырдылар
22 апрель 2024 ел 10:52
![](/netcat_files/398/569/4F465C6E_2D26_4F9C_9C18_3F37EC0105C0.jpeg)
Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты
21 апрель 2024 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы