Питрәч районы Яңа Шигали авылы мәчетенә ай куелды

17 февраль 2022 ел 17:04
Питрәч районы Яңа Шигали авылы мәчетенә ай куелды

Бүген, Раҗәб аеның 16нчы көнендә (17нче февральдә), Питрәч районы Яңа Шигали авылында төзелүче Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ай кую тантанасы узды. Әлеге гыйбадәт йорты “Царево Village” торак комплексы янәшәсендә урнашкан.

Тантанага җыелучыларны сәламләп, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укыды, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Аннары аның җитәкчелегендә халык белән бергәләп тәкбир әйтеп ай күтәрелде.

Алга таба Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Ул Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелгән 2022 елда Яңа Шигали авылында нурлы ай белән мәчет калкып чыгу символик мәгънәгә ия дип бәяләде. “Бүген тәкбир әйтеп айны күтәрдек. Мәчетебез бәрәкәтле булсын, биш вакыт намазга йөрүчеләр белән тулып торсын, ислам дине нигезләрен һәм татар телен үзләштерү урыны булып хезмәт итсен. Аллаһы Тәгалә безгә шушы бәхетле көннәрне күрергә насыйп итте. Барыгызга да исәнлек-саулык, сәгадәт теләп калам”, – диде ул.

Аннары тантанада катнашучыларны Яңа Шигали авылы җирлеге башлыгы Венер Сәлимов мәчет барлыкка килү тарихы белән таныштырды, мәчет янәшәсендә машина кую урыннары, балалар мәйданчыгы ясау буенча планнар белән уртаклашты.

Бу шатлыклы көнне бистәдә яшәүче күпләгән халык, мөселман кардәшләребез көтеп алды. Мәчет 2020 елның августында җирле мөселманнарның көче белән төзелә башлады. Мәхәллә мәчетенә бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исеме бирелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ул Яңа Шигали авылында һәм “Царево Village” торак комплексында бердәнбер мәчет. Гыйбадәт йорты үзенә берьюлы дүрт йөзгә якын кешене сыйдыра алыр дип көтелә. Моңа кадәр дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару өчен мөселманнар биш чакрым читтә урнашкан күрше авыл мәчетләренә йөрергә мәҗбүр булды.

Мәчет имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов Изге Рамазан ае алдыннан, 1нче апрель, җомга көнне мәчетне ачылышына әзерлек һәм уразага кадәр мәчетнең эчке эшләрен төгәлләү буенча планнарын җиткерде, мәхәллә халкын барлык эшләрдә актив катнашырга чакырды. Тантанадан соң барлык катнашучылар өчен мәчет буйлап экскурсия үткәрелде.

Бүгенге көндә мәчеттә ремонт эшләрен төгәлләү һәм барлык кирәкле җиһазларны сатып алу, әйләнә-тирәне төзекләндерү бурычы тора. Хәзерге вакытта тәһарәтханәдә плитка ябыштырылды, стеналар штукатурланды, сантехника, җылылык бирү системасы тулы көчкә әзерләнде, мәчеткә газ, су кертелде.

Әлеге мәчетне рәсми рәвештә Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет ачылганнан соң Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында дәвам итә.

Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет төзелешенә ярдәм итү өчен реквизитлар:

ПАО «АК БАРС» БАНК г.Казань

БИК 049205805

К/С 30101810000000000805

Р/С 40703810845420000016

ИНН 1633007580

КПП 163301001

Адрес: Питрәч районы, Яңа Шигали авылы, «Царево» торак комплексы 

Шулай ук Сбербанк картасына акча күчерергә мөмкин: 4006800604075407 Данис Динарович Б.

Телефон: 89274420165.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана