Лаеш районы Усад авылы мәчете имамы Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңү яулады

18 февраль 2022 ел 10:54
Лаеш районы Усад авылы мәчете имамы Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңү яулады

Кичә Казанда Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырылды. Ул Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куйды.

Лаеш районы Усад авылы “Ихлас” мәчете имамы Рүзил Ихсанов әлеге бәйгедә «М.Джалиль на татарском» номинациясендә I урынга лаек булды. Ул Халыкара конкурста Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигыре белән чыгыш ясады. Бәйгедә җиңүчегә дипломны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана