Мөфти “Дружба – Дуслык” Бөтенроссия хоккей турнирында катнашучыларны сәламләде

18 февраль 2022 ел 18:16
Мөфти “Дружба – Дуслык” Бөтенроссия хоккей турнирында катнашучыларны сәламләде

Бүген, Раҗәб аеның 17нче көнендә (18нче февральдә), Казанда “Спорт сарае”нда “Кубок Дружбы – Дуслык” Бөтенроссия хоккей турнирының тантаналы ачылышы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мурманский һәм Мончегорский митрополиты Митрофан, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов катнашты һәм сәламләү сүзләрен җиткерде.

Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында Пәйгамбәребез ﷺ сүзләрен китерде: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар...” Мөхәммәд ﷺ спортны яратырга өндәгән, ул үзе дә Рукана дигән атаклы көрәшче белән көрәшкән, хатыны Гаишә (р.г.) белән йөгерүдә үзышкан, шулай ук Мәккәдә йөзәргә өйрәнгән коеларны күрсәткән, уктан атарга өйрәнергә кушкан. Чөнки көчле кеше халыкка, дингә күбрәк файда китерә ала. Уеннарда лаеклы команданың җиңү яулавын, авыру-имгәнүләр алмыйча үтүен телим. Барыгызга да уңышлар”, – дип изге теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Рәсми чыгышлар тәмам булганнан соң, Казанның Духосошественский храмы дин әһелләре һәм гыйбадәт йортына йөрүчеләр, православие гимназиясендә укучыларның әтиләреннән торган “Добрыня” һәм динара “Миллениум” командасы бозга чыкты. 

Ярышлар тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, традицион дин тотучыларны физкультура һәм спорт белән уртак шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.

«Кубок Дружбы – Дуслык» II Бөтенроссия турнирының оештыру комитетына катнашучылардан 40 гариза керде, шуларның 10сы сайлап алынды.

Турнирда Казаннан, Санкт-Петербургтан, Североморскидан, Салаваттан хоккей командалары катнашачак. Коллективлар составында Татарстанда һәм республикадан читтә хезмәт итүче православие һәм мөселман руханилары, Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербург храмнарына йөрүчеләр, Россия Федерациясенең Төньяк һәм Кара диңгез флоты хәрбиләре, Казан танк училищесы курсантлары, ТР Югары суды хезмәткәрләре, Россиянең төрле шәһәрләреннән спортчылар чыгыш ясаячак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана