Мөфти Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты белән Халыкара Коръән бәйгесе уздыру турында сөйләште

21 февраль 2022 ел 14:14
Мөфти Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты белән Халыкара Коръән бәйгесе уздыру турында сөйләште

Бүген, Раҗәб аеның 20нче көнендә (21нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумының Халыкара проектлар җитәкчесе Тугба Джерен Джерджи, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумы сәркатиплегенең Җитәкчелек һәм Финанс департаменты җитәкчесе Синан Карсияка, Татарстан Яшьләр министрлыгы карамагында эшләүче “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе, “Казан – ИХО яшьләр башкаласы 2022” дирекциясе координаторы Дилбәр Садыйкова катнашты.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан Татарстан мөфтиенә Казанның «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы — 2022» статусы бирелүен искә төшерде. “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» чаралары һәм проектлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022»нең оештыру комитетының әгъзасы булып тора.

Бүген мөфтияттә узган очрашуда Таха Айхан хәзрәтне якында торган зур һәм мөһим чара – Казанда Халыкара Коръән укучылар бәйгесен уздыру проекты белән таныштырды. Җитәкчеләр конкурсны оештыру мәсьәләләре буенча сөйләште. Аерым алганда, жюри әгъзаларын сайлап алу, конкурсны үткәрү кагыйдәләрен төзү буенча фикер алышты. Конкурсны Рамазан-шәриф ае башланыр алдыннан, 27-30 март көннәрендә уздыру күздә тотыла. Бәйге «Казан — Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» чаралары һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла. Конкурста ислам дөньясының һәм гомумән мөселман халкы яшәгән барлык илләрдән дә яшь хафиз егетләр һәм кызлар катнаша алачак.

Бүгенге көндә Казанда узачак Халыкара Коръән бәйгесенә чакырып, Җир шарының 56 иленә чакырулар җибәрелгән. Катнашу өчен төп шартларның берсе – 18-30 яшьтә булу, Коръәнне тулысынча яттан белү. Дөньякүләм эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, Татарстан башкаласына Рамазан-шәриф алдыннан иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз Коръән укучылар җыелачак. Катнашучыларны халыкара дәрәҗәге жюри, шул исәптән Россия вәкилләре дә бәяләячәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана