Ике ай эчендә Нәзарәтнең "Даруль-ифта" сall-үзәге халыкның 760 соравы буенча фәтва чыгарды

25 февраль 2022 ел 08:49
Ике ай эчендә Нәзарәтнең "Даруль-ифта" сall-үзәге халыкның 760 соравы буенча фәтва чыгарды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге шәригать белгечләре 2022 елның 2 ае эчендә мөселманнардан килеп ирешкән 760 мөрәҗәгатькә җавап бирде. Нигездә халыкның сораулары намаз уку тәртипләре, ураза тоту, зәкәт түләү, гомрә кылу, гакыйдә, талак, криптовалюта, инвестицияләр, банклар, хәләл финанс инструментлар һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы булды. Сорауларга җаваплар сall-үзәктә классик дини-илаһият хезмәтләре нигезендә Хәнәфи мәзһәбе кысаларында әзерләнә һәм фәтвалар булып тора. Проблемалы сораулар буенча дини хөкемнәр телефон аша телдән, шулай ук язмача электрон почта һәм мессенджерлар аша җиткерелә. Фәтваларның кайберләре Нәзарәт сайтында "Файдалы мәгълүмат" бүлегендә бастырыла. 

Сall-үзәккә мөрәҗәгатьләр Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән, һ.б. төбәкләрдән килә. Шәригать белгечләре халыкка консультацияләрне татар, рус, гарәп, төрек, инглиз, фарсы, таҗик телләрендә бирә. 

«Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү өчен Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 2019 елда булдырылды. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана