Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

25 февраль 2022 ел 10:03
Казанда мөселман яшьләре кабат «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Раҗәб аеның 23 нче көнендә (24 нче февральдә), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның бишенче уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 21 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.
Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

100-дән артык уенчы ике сәгатьтән артык чишкән сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2021-2022 нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Финал – алтынчы уен 2022 елның 24 мартына билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда изге Рамазан ае башланыр алдыннан билгеле булачак һәм кыйммәтле бүләк алачак. Ә Рамазан ае алдыннан – 2022 елның 31 мартында -  оештыручылар сезоннан тыш изге аебызга багышланган тагын бер уен уздыра. 

2022 елның 19-20 май көннәрендә “КазанСаммит” программасы кысаларында “КазанЭкспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен тагын 2 уен көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана