Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне нигезләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алдылар

25 февраль 2022 ел 16:00
Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне нигезләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алдылар

Бүген, Раҗәб аеның 24нче көнендә (25нче февральдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Татарны олы милләт иткән зыялылар – безнең хәтеребездә!” дип исемләнгән фәнни-гамәли чыгышлар бәйгесе үтте. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм менә бүген, 25 февраль көнне, танылган милләтпәрвәр шәхес, Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең җитәкчесе булып эшләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Узган гасырның 90-нчы елларында дини күтәрелешнең башында торган, күпләгән дини биналарны кайтаруда һәм шәкертләр тәрбияләүдә катнашкан, фидакарьлеге белән аерылып торган Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алу чарасына аның белән күп еллар бергә эшләгән хәзрәтләр, аның шәкертләре, гаиләсе җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев да булды. Искә алу чарасын мәдрәсәнең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында “Рухул-бәян” китабыннан шөкер итү турында нәсыйхәтләр җиткерде. Җәлил хәзрәт исә Исхак хәзрәт турында хатирәләре белән уртаклашты. Исхак хәзрәт Лотфуллин хакында истәлекләре белән шулай ук аның шәкертләре – Тольятти шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Исхак хәзрәтнең хәләл җефете Галия абыстай Лотфуллина уртаклашты.

Аннары шәхесләрне искә алу бәйгесе башланып китте. Татарны олуг милләт итеп таныткан зыялы шәхесләребезне хәтеребездә саклау максатыннан оештырылган конкурста мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр катнашты. Ә бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри соңгы турга узган 10 шәкертнең чыгышларын тыңлап, үз бәяләрен бирде. Жюрида шулай ук “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бар иде.

Шәкертләр 7 минут вакыт эчендә үзләренең сайлап алган татар дин галименең тормыш юлы, хезмәтләре, эшчәнлеге хакында кыска һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирергә тиеш булды. Җомга намазына кадәр жюри әгъзалары Габделхак Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һ.б. турында чыгышлар тыңлады.

Өченче урынга Исхак хәзрәт турында чыгыш ясаган I курс шәкерте Айнур Шәехов, икенче урынга Галимҗан Баруди турында сөйләгән III курс шәкерте Абдулла Гыйззәтуллин, беренче урынга Шиһабетдин Мәрҗани турында фәнни чыгыш ясап II курс шәкерте Мөхәммәт Бикбаев лаек булды. Җиңүчеләргә татар галимнәренең бай мирасы белән бәйле истәлекле китаплар бүләк итеп бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана