«Кызыл ярымай» фонды хәйриячеләре Нәзарәтнең "Зәкят" фонды мохтаҗларын кием белән тәэмин итте

26 февраль 2022 ел 16:21
«Кызыл ярымай» фонды хәйриячеләре Нәзарәтнең "Зәкят" фонды мохтаҗларын кием белән тәэмин итте

Казанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кунаклар - «Кызыл ярымай» хәйрия фонды вәкилләре килде. Делегация составына фонд хезмәткәрләре Саиф Йассер Сәеед Һәреб Әлефәри, Сәлим Сәеед Сәлим Мүсалләм Әләмери, Шәиха Йосыф Әли Әлмә Алсуваиди һәм Фатема Габдулла Мөхәммәд Әлшеһһи, Мәскәүдәге Берләшкән гарәп әмирлекләре илчелеге дипломаты Ибраһим Хәсән Әли Әлблооши керә.

Иң элек гарәп хәйриячеләре Казанның "Зәкят йорты"нда булды, анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урнашкан. Биредә кунаклар "Зәкят" фондының күпкырлы эшчәнлеге, социаль яктан әһәмиятле проектлары һәм программалары белән танышты. Фондның генераль директоры Булат Мәрданов аларга авыруларны дәвалау, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү,  “Хәят” социальләшү үзәге проектын тормышка ашыру өчен акча җәлеп итүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. "Хәят"  үзәгендә инвалид балаларга мөстәкыйльлек күнекмәләре өйрәтелә,  аларның әти-әниләренә ял итү мөмкинлеге бирелә. "Зәкят" хәйрия фондында шулай ук бушлай кием-алым белән тәэмин итү пункты эшли, атна саен сукбайлар һәм мохтаҗлар бушлай ашатыла, азкеремле гаиләләр өчен хәйрия чаралары оештырыла. Чит ил хәйриячеләре белән очрашуга шулай ук аз керемле казанлылар - "Зәкят" фондыннан даими рәвештә ярдәм алучы кешеләр дә чакырылган иде.

Бүген чит ил кунаклары "Зәкят" фонды мохтаҗларына сезонлы кием-салым таратты. Күп балалы, инвалид балалар һәм ялгызы гына балалар тәрбияләүче әниләр - барлыгы 60 кеше - кунаклар кулыннан сезонлы кием һәм аяк киеме алды. Һәркем үзенә кирәкле өс киеме (куртка, баш киеме) һәм көндәлек кием-салым (күлмәк, итәк, кофта, чалбар, яулык), шулай ук сезонлы аяк киемен сайлап алды.

Гомумән алганда, «Кызыл ярымай» хәйрия фонды вәкилләре 300 мохтаҗны кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин итәргә ниятли. Алар арасында шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре (176 кеше), «Ярдәм - Помощь» гомуммилли хәйрия фондының Теләче районы Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» балалар йортында һәм Балтач районының Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионатында (35 кеше) тәрбияләнүчеләр бар.

Кунакларның эш программасына шулай ук Россия ислам институтында, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, сукбайлар һәм мохтаҗлар өчен «Приют человека» пунктында (биредә 25 кешегә куртка һәм сезонлы аяк киеме биреләчәк) булу кертелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана