Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды

28 февраль 2022 ел 10:43
Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды

Узган ял көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды. Ислам нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүче курсларда Түбән Кама шәһәренең 50 кешесе катнашырга теләк белдерде.

«Намаз – бәхет ачкычы» проекты 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Курсларны Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете остазлары үткәрә. Дәресләрдә хәзрәтләрнең үзләренә турыдан-туры сораулар биреп, җавап алып, белем эстәргә мөмкинлек тудырыла. Дәресләр татар һәм рус телләрендә алып барыла.

«Намаз-бәхеткә ачкыч» проектының алтынчы сезоны 26 мартта төгәлләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана