Мөфти Татарстан Президентын юбилее белән котлый

01 март 2022 ел 09:33
Мөфти Татарстан Президентын юбилее белән котлый

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Сезне ихластан 65-яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ шундый хәдисе бар: ”Хәким карарны иҗтиһат белән чыгарса һәм хаклы булса, аңа ике савап бирелә. Әгәр дә аның иҗтиһат кылып чыгарган карары дөрес булмаса, аңа бер савап бирелә” (Бохари, Әбу Давыд). Сезнең үз тормышыгызда һәм җитәкчелек иткән еллар дәвамында кабул ителгән карарларыгыз бихисап! Аларның дөрес, хаклы һәм гадел булуын яки булмавын Бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ләкин зур тырышлыклар куеп, изге ният белән һәм тирәнтен уйланып кылынган карарларыгыз өчен Рәсүлебез ﷺ сезгә Раббыбызның әҗерләрен вәгъдә итә.

Хәким, Татарстан президенты, халык башлыгы дигән олы һәм җаваплы вазифаларны үз җилкәләрегезгә алып һәм күп еллар тартып, сез республикада ислам таралсын өчен бөтен шартлар тудырдыгыз. Нәтиҗәдә, Татарстанда мәчет-мәдрәсәләр гөрләп эшли, азан тавышлары өзелми, Коръән кыйммәтләре тирә-юньгә чәчелә, халыкта иман, әхлак һәм гыйлем ныгый, көчле белгечләр тәрбияләнә, хәләл яшәү рәвеше үстерелә, ислам мәгарифе һәм фәне алга атлый, татар мөселманнары үзләрен күп гасырлар элек булган кебек бөтен дөньяга таныта... Димәк ки, сез үзегезнең карарларыгыз белән Раббыбыз юлында иҗтиһат кыласыз. Татарстан өммәте сезнең бу өлкәдәге эш-гамәлләрегезне, алып барган сәясәтегезне, казанышларыгызны күрә. Динебез һәм милләтебез файдасына ирешкән нәтиҗәләр Раббыбыз сезгә дөрес юлларны һәм гадел карарларны Үзе күрсәтеп тора дигән фикергә китерә. ИншәАллаһ, зур көчләр куеп һәм ихластан Ислам үсеше өчен җан атып куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Яралтучыбыз сезгә әҗер-савапларын бирер!

Танылган галим Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд болай дигән: “Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем. Чөнки доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак!”. Мин дә сезнең өчен һәрчак догада һәм сезгә Аллаһының ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә, хәерле сәламәтлек, күңел көрлеге, рух ныклыгы телим!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана