Казан галимнәре Казанны мөселман дөньясында беренче басма Коръән басылган шәһәр дип тану турында башлангычны хуплады

01 март 2022 ел 18:16
Казан галимнәре Казанны мөселман дөньясында беренче басма Коръән басылган шәһәр дип тану турында башлангычны хуплады

     Бүген ТР Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тарихчылар, ислам белгечләре һәм журналистлар катнашында «Коръәннең Казан басмалары: тарих һәм тикшеренүләр» дигән түгәрәк өстәл узды. Читтән торып та катнашу мөмкинлеге тудырылган әлеге җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән багланыш буенча идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин, ТР Атказанган архитекторы, бәйсез тикшеренүче Сергей Саначин, педагогика фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов, сәяси фәннәр кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ренат Патеев, Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге белгечләр, Казан һәм Дагыстан галимнәре. Түгәрәк өстәлне тарих фәннәре докторы, Тарих институты директоры Радик Салихов алып барды.

Радик Рим улы, чарада катнашучыларны сәламләп, Казанның татар дөньясы башкаласы гына түгел, ә ислам дөнья цивилизациясенең мөһим үзәге булуын да билгеләп үтте. «Без Казанда Россия ислам дөньясының беренче басма китаплары чыккан дигән бердәм фикердә торабыз, әмма төрле тикшеренү методикалары яки төрле чыганакларны анализлау белән бәйле билгеле бер аермалар бар. Шуңа күрә без, танылган тарихчылар һәм Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге белгечләр, Казан белән бәйле танылган басмаларының кайчан һәм кайда басылганлыгын төгәл ачыклар өчен җыелдык. Шулай ук киләчәктә безгә җентекләп сөйләр өчен, истәлекле урыннарны мемориаль такталар белән билгеләргә дә кирәк», - дип билгеләп үтте Радик Салихов бүгенге фикер алышуның максатын.

Билгеле булганча, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышының Җиддәдә узган соңгы пленар утырышы барышында Татарстан Президенты һәм Төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов 1803 елны мөселманнар әзерләгән беренче басма Коръән нәшер ителү истәлекле елы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән басылган шәһәр» дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангычны тормышка ашыру юлында бүген түгәрәк өстәл утырышы беренче фәнни вакыйга булды. Фикер алышу барышында Россиядә һәм чит илләрдә Коръән бастыру тарихы, Казанда дөнья күргән беренче Коръән басмалары, Азия (Гимназия) типографиясе эшчәнлеге, мөселман дөньясында Казанда басылган басма Коръәннәр, Азия типографиясенең Коръән бастыру белән бәйле эшчәнлеген мәңгеләштерү һәм, гомумән, татарларда гарәп телендә китап бастыруның торышына кагылышлы сораулар күтәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында "Казан шәһәрендә мусхәфләрне бастыру" хезмәтен мисал итеп китерде, аның авторы Ганим Каддури Хәмд ассызыклаганча, 1803 елда басылган Казан Коръән басмасы - ул мөселман дөньясында басылган һәм "Әр-Расм Әл-Усмани" стандартына туры килгән беренче басма. Хәзрәт, бу сүзләрне раслап, Казан һәм Санкт-Петербург басмаларына чагыштырма анализ ясады. «Шулай итеп, без Санкт-Петербург типографиясендә булган оттисклар Казанга күчерелде һәм «Казан басмасы» өчен файдаланылды дип раслый алмыйбыз. Беренче басма Коръән Казанда өр-яңадан әзерләнгән һәм беренче тапкыр "Әр-Расм Әл-Усмани" стандартына туры килгән булып чыга. Алга таба (минем архивта «Казан басмасы» ның төрле басмалары бар) без нәширләрнең әлеге стандарттан китүен күзәтә алабыз. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Фәваид Әл-Мөһиммә» китабында яза, аннары 1909 елның 7 гыйнварында Казанда җитешсезлекләрне тикшерү һәм «Казан басмасы»н кабат бастыру өчен махсус 300 кеше җыела, алар арасында Әхмәдһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Муса Бигиев һ.б. күренекле мөселман галимнәре дә була. Җыелыш нәтиҗәләре буенча Муса Бигиевнең иске татар язуындагы "Тәсхих ресми хат" дип аталган китабы дөнья күрә. Галимнәр беренче утырыш барышында уртак фикергә килә алмый һәм бер атнадан соң кабат җыела. Алар, комиссиягә берләшеп, «Казан басмасы»нда төзәтергә кирәк булган 57 урынны ачыклый. Галимнәр Әр-Расм Әл-Усмани мусхәфенә иярү мәҗбүри дигән фикергә килә», - диде мөфти хәзрәтләре.

Аннары Камил хәзрәт «Казан басмасы»н бастыру датасына тукталды: «Без Казанда Азия типографиясенә нигез салынган елны төгәл беләбез. Әмма мин, Коръән басмаларын әзерләү буенча тәҗрибәмне исәпкә алып, хәтта заманча мөмкинлекләр һәм технологияләр булганда да, шуны әйтә алам: ике елдан да кимрәк вакыт эчендә Коръәнне басытып әзерләү мөмкин түгел. Күптән түгел Дубайда Коръән басылды. Алар аны 7 ел әзерләгәннәр. Ризаэддин Фәхреддин һәм Мөхәммәт Морат Рәмзи 1801 елда Коръән басылуы турында язалар. Әмма монда сүз «Хәфтияк Шәриф», ягъни Коръәннең җидедән бер өлеше, сайланма сүрәләр җыентыгы турында бара. Фән ягыннан караганда да, мантыйк ягыннан караганда да, кыска вакыт эчендә тулы бер Коръән басмасын әзерләү мөмкин түгел», - диде ул. Мөфтинең сүзләре "Каталогъ книгъ, отпечатанныхъ въ типографiи Императорскаго Казанскаго университета съ 1800 до 1896 годъ" дигән чыганакны тәкъдим итү барышында расланды, анда 1801 елда - «Хәфтияк Шәриф» һәм 1803 елда тулы «Казан басмасы» бастырылу турында мәгълүматлар чагылдырылган.

Камил хәзрәт шулай ук ​​Коръәннең “Казан басмасы”на кадәр Санкт-Петербургта һәм Европада элегрәк дөнья күргән басмаларының тарихи яктан өйрәнү өчен кызыклы булуын ассызыклады.

Билгеле булганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан махсус эшләнгән «Казан басма» дизайнер шрифты нигезендә Коръән басмасы әзерләнә. «Казан басма» исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Аны файдаланып Коръәннең яңа «Казан басмасын» чыгару — мөфтиятнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

Аннары түгәрәк өстәлдә башка катнашучылар да чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмерханова, Казанда Азия (Гимназия) типографиясе эшчәнлеге турында сөйләгәндә, фәнни китапханәдә кулъязма һәм басма Коръәннәрнең зур коллекциясе саклануын хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, 1803 елның августында 1500 тираж белән Коръәннең мөселман дөньясында танылган басмасы дөнья күрә. Бу басма белән бәйле мәгълүматлар "Каталогъ книгъ, отпечатанныхъ въ типографiи Императорскаго Казанскаго университета съ 1800 до 1896 годъ" дигән чыганакта урын алган.

Коръәнне укырга уңайлы булсын өчен, элеккеге Коръән җыелмасы шактый үзгәртелә, зур форматтагы бер томнан кечерәк форматтагы ике том ясала. Һәм иң мөһиме – текст янындагы урыннарда Коръәнне шәрехләп язып барудан баш тартыла. Шулай итеп, Санкт-Петербургта элегрәк чыккан басмалардан аермалы буларак, Казанда басылган беренче басма Коръән өстәмә аңлатмалардан азат була. Текст бер юлда гадәти басма шрифт белән басыла. Чит илләрдә чыккан басмалардан аермалы буларак, ул литограф ысулы белән басылган каллиграфик текст булмый. Казан типографияләрендә күп тапкырлар Коръәнне нәшер итү Казанны, Россия империясендә генә түгел, бөтен дөньяда Коръәнне күпләп бастыру үзәкләренең берсе итә.

Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Милена Османова билгеләп үткәнчә, Дагыстанда Казанда басылган борынгы басма Коръәннәр популяр, алар «халык Коръәннәре»нә әверелгән. Археографик экспедицияләр күрсәткәнчә, бу Коръәннәрне хәлле кешеләр генә түгел, гади дагыстанлылар да үзләрендә булдыра алган.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре. Нурия Гәрәева исә Казан типографияләренең Коръән бастырудагы ролен, Казанда саклана торган басма һәм кулъязма Коръәннәрне өйрәнүнең актуальлеген һәм перспективаларын билгеләп үтте.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Казан басмаларының басылу һәм таралу тарихының алга таба фәнни яктан өйрәнүне таләп итүен ассызыклады, шул исәптән, Россиядән читтә дә. Бүгенге очрашуның нәтиҗәсе буларак, резолюция кабул ителде. Анда җыенда катнашучыларның Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның 1803 елны Казанда мөселман дөньясында Коръәннең «Казан басмасы» буларак танылган беренче кануни текстын нәшер итү елы дип тану турындагы инициативасын хуплаулары хакында хәбәр ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана