Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

02 март 2022 ел 11:03
Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Диния Нәзарәте Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем күтәрү курсларын башлап җибәрде. Ике көнлек дәресләр алу өчен республиканың барлык төбәкләреннән мөхтәсибәт һәм казыятләр башлыклары җыелды. Дәресләрне аларга Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев бирә. Чыгыш ясаучыларның лекцияләре Нәзарәтнең инстаграмдагы аккаунтында @dum_rt туры эфирда күрсәтелде.

Булат хәзрәт Мөбарәковның лекциясе бүгенге заманның иң актуаль мәсьәләләренең берсенә – социаль челтәрләрдә һәм интернетта әдәп кагыйдәләренә багышлана. Хәзрәт бу өлкәдә ислам галимнәре тарафыннан җаваплар әзерләнүе, шул ук вакытта ачык калган сорауларның да күп булуы хакында билгеләп уза. Нәсыйхәтләр бирүдән тыш, ул социаль челтәрләрдә үзеңне тоту буенча үрнәкләр китерде, ялган хәбәрләр таратуның зарарын билгеләде. “Мөселманнар бу җәмгыятьнең бер өлеше буларак, бу тормышка социаль челтәрләр үтеп керү тенденциясенә дучар булдылар. Кеше үзенең чынбарлыктагы (офлайн) тормышы өчен Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирсә, интернетта (онлайн) язган сүзләре яки башкарган гамәлләре өчен дә Раббыбыз каршында шулай ук җавап тотачак”, – дип искәртте хәзрәт. Аннары Булат хәзрәт интернетның файдалы яки файдасыз яклары, интернеттан мәгълүмат алуның шартлары, социаль челтәрләрдә нинди файдалы мәгълүматлар таратып булуы, лайклар һәм репостлар ясау кагыйдәләре, мессенджерлар аша хәбәр җибәрү әдәпләре турында сөйләде. Соңыннан чыгышка нәтиҗәләр ясап, “Әгәр дә син Аллаһы Тәгалә рөхсәт итмәгән әйберләргә лайк куйсаң, ул аны кабул итеп хуплаган кебек булачак”, – дип искәртеп, шәригать күзлегеннән чыгып киңәшләрен бирде.

Рөстәм хәзрәт Нургалиевның дәресләре хәзерге заман гаилә хокукы мәсьәләләренә багышлана. Ислам белгече лекция барышында гаилә әгъзаларының хокуклары, балигъ булмаган балаларны опекага алу, суд яки ЗАГС аша аерылышу, милекне бүлү темалары буенча чыгыш ясый. Быелгы очрашу исламда гаилә төшенчәсен ачыклау, гаиләнең патриархаль принципларына багышлана, Рөстәм хәзрәт Нургалиев шулай ук Ислам гаилә кыйммәтләрен яклауда дәүләт органнарының роле, ислам хокукында хатын-кызларның матди байлыкларга хокуклары турында сөйли.

Имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар өчен лекцияләрне КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин конфликтларны җайга салуда мөхтәсибнең роле темасына дәрес белән дә дәвам итә. Моннан тыш, хәзрәтләр алдында Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру һәм документларны туплау буенча Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы Нәзарәт һәм мөхтәсибәтләр катнашында башкарылган эшләр турында чыгыш ясаячак, ул дәүләт һәм муниципаль архивларны тулыландыру, алга таба хәл итәсе бурычлар турында сөйләячәк, архив белгечләре белән очрашуларда катнаша алмаганнар өчен кабаттан семинар үткәрәчәк, архив эшенең юнәлешләре, эшне нидән башларга һәм нинди документларны архивка тапшыру кирәк булу турында әйтеп узачак.

Бүген көннең икенче яртысында шулай ук Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имля буенча лекция үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары иртәгә Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана