РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар өчен 45 литр бал тапшырды

02 март 2022 ел 10:18
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар өчен 45 литр бал тапшырды

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мохтаҗлар өчен 45 литр бал тапшырды: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларына - 30 литр бал һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 15 литр бал бирелде.

Татлы күчтәнәчне Татарстан авылларындагы мөселман эшмәкәрләре һәм хәзрәтләр әзерләде. Хәзрәтләр, «Авылларга ярдәм» проекты кысаларында аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек җыелмаларын кабул итеп алып, рәхмәт йөзеннән, казанлыларга бал тапшыруны сорады. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, хәйрия эшчәнлеге Татарстан районнарында гына түгел, шәһәрләрдә дә алып барыла. «Без «Зәкят» фонды һәм мәдрәсә белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез, - дип сөйли Айдар Равил улы. - Аллаһы Тәгалә теләге белән мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәрбез дип өметләнәбез».

Узган айда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе фонды тарафыннан 1 100 000 сумнан артык акча җыелган һәм бүленгән. Бу акчалар ислам мәгарифенә һәм фәненә, мәчетләр төзүгә ярдәм итүгә, сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләрен тотуга җибәрелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана