Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшыру турында күкрәк билгеләрен алды

02 март 2022 ел 14:20
Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшыру турында күкрәк билгеләрен алды

Бүген, Раҗәб аеның 29нчы көнендә (2нче мартта), Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган белем күтәрү курслары кысаларында ГТО нормаларын тапшыру хакында таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен тапшыру тантанасы булып узды. Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре, Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган елның 15нче сентябрендә Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионына җыелып ГТОның барлык нормаларын тапшырган иде. Хәзер Мәскәүдән РФ Спорт министры министры Олег Матыцин имзалаган таныклыклар һәм значоклар кайтты һәм ияләрен тапты. Бүләкләрне Татарстанның 40тан артык мөхтәсибенә һәм Нәзарәтнең 10нан артык хезмәткәренә Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм Татарстан Республикасы буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ВФСК “ГТО”) Региональ операторы рәисе урынбасары, Казан шәһәре буенча куратор Артур Сабитов тапшырды. Җитәкчеләр дин әһелләренең ГТО күнегүләрен тапшыруда үрнәк булуларын югары бәяләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, актив һәм бердәм рәвештә ГТО нормаларын тапшыруны оештыруда катнашкан барлык Нәзарәт хезмәткәрләренә, мөхтәсибләргә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән, ил халкын физик тәрбияләүнең тулы кыйммәтле программа һәм норматив нигезе булуын искәрттеләр.

2021 елның 15 сентябрендә имам-мөхтәсибләр һәм Нәзарәт хезмәткәрләре көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән тугыз сынау күнегүен тапшырды: алар үз көчләрен җиңел атлетикада, көч таләп итүче күнегүләрдә, йөзүдә, пневматик винтовкадан атуда, граната атуда, гимнастикада күрсәтте. Имамнарның 2018 елда ГТО нормаларын тапшырудан аермалы буларак, бу юлы барлык сынаулар (тестлар) да тапшырылды.

Татарстанда имамнарның физик әзерлекләрен тикшерү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән башланып китте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана