2021 елда Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 4 яңа хәләл финанс продуктын раслады

03 март 2022 ел 16:00
2021 елда Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 4 яңа хәләл финанс продуктын раслады

Бүген Татарстан мөфтиятенең Пленум утырышы барышында 2021 ел эшчәнлеге турында хисап белән Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясады. Ул мөселман галимнәре тарафыннан башкарылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре хакында сөйләп узды. Узган елда алар төп 4  юнәлештә гамәлгә аәырылды:  хәләл финанс продуктлары эшләп чыгару, дини мәсьәләләр буенча халыкара сөйләшүләр алып бару, Татарстан өммәтенең эчке мәсьәләләре буенча карарлар әзерләү, мөгаллимлек эшчәнлеге һәм Шәригать таләпләре нигезендә коммерция килешүләренең үрнәкләрен ясау.

Рөстәм хәзрәт хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең иң мөһим эш нәтиҗәсе булып яңа чыккан ислам банк продуктларын өйрәнү һәм раслау торды. Нәтиҗәдә, Нәзарәт голәмәләре тарафыннан Россия базарында 4 финанс хезмәте күрсәтү хупланды:

- күчемсез милек сатып алу өчен “Ак Барс банк”та өлешләп түләү;

- “Ак барс капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты;

- “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта;

- “Мирас” финанс йортында (ул "Мирбизнесбанк" компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү.

Финанс продуктларын раслаудан тыш, Голәмәләр шурасы әлеге оешмаларда тышкы аудит та үткәрә: бу финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтияте күзәтүчесе – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган Нәзарәтнең ислам финанс экспертлары беркетелгән.

Моннан тыш, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2021 елда халыкара дәрәҗәдә – Евразия Голәмәләр шурасы һәм Төркия Голәмәләр шурасы утырышлары барышында тарихи һәм заманча татар дин гыйлеме мәктәбен лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Татарстан мөфтияте белгечләре намаз вакытларын билгеләү, никах һәм талак мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен экспертлар сыйфатында җәлеп ителде.

Хәзерге вакытта Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы коммерция килешүләре һәм бурыч турындагы распискаларның үнәк формаларын әзерли. Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, мөселман эшмәкәрләре файдалансын өчен бу документларны сайтка урнаштыру көтелә һәм ул ике бизнес-партнер арасында дөньяви арбитраж суд тикшерүләре вакытында юридик көчкә ия булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана