Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы «Сахих инвест» ҖЧҖ һәм «Мирас» финанс йортына шәригать күзәтчелеге алып барачак

04 март 2022 ел 18:00
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы «Сахих инвест» ҖЧҖ һәм «Мирас» финанс йортына шәригать күзәтчелеге алып барачак

Бүген, Шәгъбән аеның 1нче көнендә (4нче мартта), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев ике финанс оешмасы – “Сахих инвест” ҖЧҖ һәм “Мирас” финанс йорты вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды. Ике оешма да мөфти тарафыннан Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы белән берлектә эшләнгән, шәригать кануннары буенча финанс продуктларын гамәлгә кертү өчен рөхсәт алды һәм алар мөфтият ягыннан тышкы шәригать аудиты объектларына ия булды.

Хәзрәтләр беренче очрашуны CEO һәм “Сахих Инвест” проектына нигез салучыларның берсе Артур Нурмөхәммәтов һәм “Сахих Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эчке шәригать эксперты Руслан Хәлиуллин белән үткәрде. Әңгәмә барышында Рөстәм хәзрәт Нургалиев мөфти Камил хәзрәткә хәбәр иткәнчә, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы компания проектының эш принцибы – кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта эше белән танышты. Сервис Россия ислам институты белән берлектә эшләнгән методология ярдәмендә автомат рәвештә биржада булган компанияләргә анализ ясый. Sahih Invest – Россиядә һәм БДБ илләрендә ислам этик нормаларына туры килгән компанияләргә инвестицияләр кертергә ярдәм итүче беренче сервис. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең даими эчке һәм тышкы шәригать күзәтчелегендә эшләячәк. Аны гамәлгә куючылар билгеләп үткәнчә, ислам нормаларына туры килә торган компанияләрнең акцияләренә инвестицияләр кертү, коммерция максатларын гына түгел, җәмгыятьтәге уңай социаль үзгәрешләрне дә күз алдында тота. «Сахих инвест» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы, әлеге ислам финанс продуктының эшләвен тулысынча күзәтчелектә тоту өчен, даими шәригать контролен ныгытты.

Икенче очрашу «Мир Бизнес Банк» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы һәм генераль директоры урынбасары Сәйед Сәид Вәкили әфәнде белән булды. Рөстәм хәзрәт Нургалиев 2021 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан Россия базарында гамәлгә кертү өчен «Мирас» финанс йортында автотранспорт, төзелеш техникасы һәм көнкүреш техникасы сатып алуга мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү белән бәйле хәләл продуктка фатиха бирелүе турында искә төшереп узды. «Мирас» финанс йорты - «Мир Бизнес Банк» АҖнең бүлендек компаниясе. Әңгәмә барышында хәзрәтләр шулай ук финанс оешмасы җитәкчесенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең даими шәригать контролен беркетелү турында хәбәр итте. Сейед Саид Вәкили әфәнде шулай ук бүген «МФК» ҖЧҖнең төп миссиясен билгеләп: «Татарстанда һәм Россиядә ислам финансларын үстерүдә төп рольне уйнаячакбыз», – диде. «МФК» ҖЧҖнең алыш-бирешләре ислам килешүләре кысаларында һәм шәригать кануннары буенча Россия Федерациясе законнары һәм норматив актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана