Мөфти кулъязма Коръәннәрне өйрәнүче галим Нурия Гәрәевага фәнни консультация бирде

10 март 2022 ел 17:45
Мөфти кулъязма Коръәннәрне өйрәнүче галим Нурия Гәрәевага фәнни консультация бирде

Бүген, Шәгъбән аеның 7нче көнендә (10нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Нурия Гәрәеваны кабул итте. Галимә мөфтине институтның кулъязма коллекциясендә сакланучы Коръән мүсхәфләре белән таныштырды һәм сирәк кулъязмалар буенча Камил хәзрәттән  фәнни консультацияләр алды.

Нурия Гәрәева институтта XVII гасырдан башлап чыккан кулъязма Коръәнне тасвирлау белән шөгыльләнә. “Без кулъязма Коръәннәрне өйрәнеп татарларда булган традицияләрне (Коръәнне ничек күчергәннәр, нинди алымнар булган һ.б.) күрәбез. Хәзер аны дөрес итеп тасвирлап, кулъязмаларның әһәмиятен, ничек кулланганнарын, бабаларыбызның нинди белем дәрәҗәләре булган – кулъязма нөсхәләрне өйрәнү әлеге сорауларга җавап табарга ярдәм итә”, – диде Нурия ханым. Ул Коръән кулъязмаларын тасвирлаганда төрле вукуф ибтидә (Коръәндә тукталыш) билгеләрен таныр, аңлар өчен Камил хәзрәткә сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мөфти аңа тәҗвид белән вукуф ибтидәнең аермасын, татарларда таралган традицияләрне аңлатты, хәнәфи галимнәренең фикерләрен җиткерде.

“Кулъязма Коръәннәрдә төрле билгеләр бар. Мин кулъязманы тасвирлаганда шушы билгеләргә дөрес исем, аңлатмалар бирергә тиеш. Шушы нечкә әйберләрне Камил хәзрәт бик яхшы белә. Ул - бик тирән белемнәргә ия белгеч, яхшылап аңлатты, үзенең Коръән буенча зур галим булганын күрсәтте һәм бу - фәнни институт белгечләренә бик зур ярдәм. Очрашу бик файдалы булды, мөфтигә, нәзарәткә зур рәхмәт”, – диде ул матбугат хезмәтенә очрашу нәтиҗәләре белән уртаклашып.

Очрашуда 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән басылу искәртелде, Рәсм Усмани нигезендә әзерләнгән басманың фәнни нигезгә ия булуы әйтелде. Мөфти шулай ук хәрефләр һәм кәлимәләр саны буенча Коръәннең уртасы мәсьәләсен, ни өчен кулъязма Коръәннәрдә “Бисмилла”дан соң аятьләрне аеру билгесе куелуын аңлатып бирде.

Нурия Гәрәева Камил хәзрәттә сакланучы Коръәннәрнең шәхси коллекциясенә зур кызыксынуын белдерде, институт Мирасханәсендә 200 данә кулъязма Коръән саклануын әйтеп, Казанда кулъязма һәм басма Коръәннәр күргәзмәсен оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана