“Хозур” нәшрияты рус телендә “Рамазан көндәлеге” нәшер итте

14 март 2022 ел 09:22
“Хозур” нәшрияты рус телендә “Рамазан көндәлеге” нәшер итте

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты якынлашып килүче изге Рамазан аен каршылап дин кардәшләребезгә бүләк әзерләде – “Рамазан көндәлеге” исемле китапчык әзерләп бастырды. Ул безгә изге ай дәвамында вакытны дөрес һәм файдалы рәвештә планлаштыруда алыштыргысыз ярдәмче булачак.

Брошюраның һәр бите Рамазан аеның 30 көненә багышланган. Ул һәрбер дин кардәшебезгә бүген Коръәннән күпме бит укырга тиешлекне, Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапларга ия булыр өчен, нинди изге гамәлләр кыла алуыбызны һәм Раббыбызның исемнәренең мәгънәләрен искә төшереп торачак. Брошюрадагы уңайлы чек-лист һәр кылган гамәлне билгеләп баруда ярдәм итәчәк.

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты әлеге басма гыйбадәт кылуда камиллеккә ирешүгә омтылучы һәм вакытларын дөрес итеп кулланырга теләүче мөселманнар өчен файдалы булыр дигән өметтә кала.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана