Мөфти Коръән-хафизлар үзәгенең Рамазанга әзерлеге белән танышты

14 март 2022 ел 16:06
Мөфти Коръән-хафизлар үзәгенең Рамазанга әзерлеге белән танышты

Бүген, Шәгъбән аеның 11нче көнендә (14нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов белән күреште. Очрашуда сүз якынлашып килүче Рамазан Шәриф аенда узучы чаралар планы хакында барды. Аерым алганда, 2нче февральдән Казанның 8 мәчетендә башланган Коръән укырга өйрәтү дәресләренә якынча нәтиҗәләр дә ясалды. Әлеге курслар Рамазан аена әзерләнүне күздә тотып Татарстан мөфтияте, Коръән-хафизлар үзәге һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды. Проект Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында тормышка ашырылды. Дәресләргә 16 яше тулган 200-гә якын кеше язылды һәм алар бүгенге көндә Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” китабы буенча әлифбаны һәм күнегүләрне тәмамлап, Коръән укырга кереште. Укучыларның теләген исәпкә алып, 8 ир-ат һәм 7 хатын-кыз төркемнәре оештырылды. Дәресләр 30нчы мартка кадәр Казанның “Рәшидә”, “Әниләр”, “Зәңгәр”, “Казан нуры”, “Нурислам”, “Иман нуры”, “Гаилә”, “Апанай” мәчетләрендә үткәреләчәк, шәкертләргә 15 укытучы белем бирә.

Мөфти хәзрәт курсларны оештыру һәм үткәрү эшенә югары бәясен бирде, әлеге тәҗрибәне киләсе елларда да дәвам итәргә кирәклекне искәртте. Үз чиратында белем алучының һәрберсенә Нәзарәт Коръән китаплары җибәрде. Барлык күрсәтелгән ярдәмнәр, эшне оештыру һәм башлап җибәрү буенча бай тәҗрибә белән бүлешкәне өчен, Габдерәшит хәзрәт мөфтигә һәм Нәзарәткә тирән рәхмәтләрен җиткерде. Аннары җитәкчеләр укучыларга тапшырылачак таныклык (сертификат) проекты буенча фикер алышты, тапшыру тантанасының көнен һәм урынын билгеләде. Атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен үзләштергән укучылар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан 31нче мартта таныклыклар алачак. Шул ук көнне белем биргән укытучыларны да бүләкләү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана