Азнакайда 1100-еллык кысаларында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

04 март 2022 ел 14:49
Азнакайда 1100-еллык кысаларында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Шәгъбән аеның 16нчы көнендә (19 мартта) Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештыра.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак: 
- Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү,
- Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү,
- Коръәнне тулысынча яттан белү. 

Бәйге халык арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тота, шуңа да элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителә (мисал өчен, узган бәйгеләрдә 2 җүз номинациясендә җиңүчеләр быел 7 җүзне яттан белү номинациясенә гариза бирә ала).

Конкурста катнашу өчен һәр мөхтәсибәттән Коръәннең соңгы ике җүзен һәм Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү номинацияләренә берәр кеше кабул ителә. 2 җүз номинациясенә Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучылар, Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр кертелми, ә 7 җүз номинациясендә хафизларның катнашуы рөхсәт ителми. 

Катнашучылар Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче дини оешмалар тарафыннан рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиешләр.

Конкурсантларга республикабызның иң яхшы Коръән белгечләреннән торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр aznislam@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Гаризада паспорт мәгълүматлары, телефон номеры, уку яки эш урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 89172589427.

Бәйге 19нчы март көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йортында (Солтангалиев ур., 21) уздырылачак. 07.00 сәг. – теркәлү, 08.00 сәг. – бәйге башлану.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана