Рамазан аенда Татарстаннан 150 кеше гомрә кылачак

16 март 2022 ел 12:32
Рамазан аенда Татарстаннан 150 кеше гомрә кылачак

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы Рамазан аенда 150 кешегә гомрә кылуны оештырачак. Мәккә һәм Мәдинә җирләренә гомрә кылу өчен 3 төркем сәфәр кылачак. Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Татарстанның иң тәҗрибәле хәзрәтләре озата барачак. Алар хаҗиларның иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту, Согуд Гарәбстанында пандемия чорында эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, дини гамәлләрне башкару буенча консультацияләр бирү өчен җаваплы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Рамазан аенда гомрә кылуның өстенлекләре турында: “Рамазан ае җиткәч гомрә кыл, чөнки гомрә бу айда хаҗ кылуга тиң була”, – дип әйткән. 

Беренче төркем өчен турның дәвамлылыгы - 1 ай, ул 2022 елның 3 апрелендә Казаннан очып китәчәк. Икенче төркем өчен тур ярты айга исәпләнгән. Дин кардәшләребез изге җирләрдә 3 апрельдән 17есенә кадәр булачак. Хаҗиларның өченче төркеме Мәккә һәм Мәдинәдә Рамазанның соңгы ике атнасында – 2022 елның 17 апреленнән 3 маена кадәр булачак. Гомрә гамәлләрен башкару хәнәфи мәзһәбе нигезендә оештырылачак.

Рамазан аенда дин кардәшләр күпчелек вакытны гыйбадәт кылуга багышлаячак: алар Хәрәм мәчетендә биш вакыт һәм тәравих намазлары укыячак, Коръән хәтем кылачак. Моннан тыш, алар үз теләге буенча ифтарлар оештырачак. 

2022 ел башыннан Россиядән “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәмендә 250-дән артык ватандашыбыз гомрә кылу мөмкинлегенә иреште. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, “ДУМ РТ Хаҗ” операторына, төркем җитәкчеләренә тирән рәхмәтләрен җиткерәләр. Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә “Спутник V” вакцинасын ясатып чыгарга рөхсәт алу 2021 ел ахырында Татарстан Президентының Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ирешелде.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән Рамазан аенда гомрә кылу өчен 8-800-555-92-10, 8-966-240-53-96 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана