Казанда “1100 еллык” уңаеннан джиу-джитсу буенча Республикакүләм спорт ярышлары үтте

19 март 2022 ел 19:40
Казанда “1100 еллык” уңаеннан джиу-джитсу буенча Республикакүләм спорт ярышлары үтте

Бүген, Шәгъбан аеның 16 нчы көнендә (19 нчы мартта), Казанда “Ак барс” көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Республикакүләм спорт ярышлары үтте. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышлар Татарстан мөфтияте ярдәме белән Татарстан Республикасы джиу-джитсу федерациясе тарафыннан үткәрелә һәм джиу-джитсу JJIF халыкара кагыйдәләре буенча узды. 

Республика спорт ярышларының баш хөкемдары – Герман Янаев (Мәскәү), ярышларның секретаре – Ольга Павина (Екатеринбург). 

Турнирда 175 спортчы, шул исәптән, 110 бала катнашты. Татарстан Республикасы спортчылары – ир-атлар һәм хатын-кызлар, көрәшче-ветераннар, юниорлар һәм юниоркалар, малайлар һәм кызлар тиешле әзерлеккә ия һәм джиу-джитсу кагыйдәләрен белә. Ярышларда шулай ук Татарстан мөселманнары командасы да булды.

Турнир балалар һәм юниорлар арасындагы көрәш белән башланып китте һәм олыларның көрәше белән дәвам итте.

Ярышларның рәсми ачылыш тантанасында күпсанлы олы кунаклар катнашты. Алар арасында: Үзбәкстан, Казахстан һәм Төркиянең Казандагы генераль консуллары Фәриддин Насриев, Ерлан Искаков һәм Исмет Эрикан, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов,  Бөтендөнья татарлар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм башкалар. Катнашучыларны, кунакларны һәм җан атучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. 

Чемпионатның төп максаты һәм бурычлары булып актив яшләрне якынлашып килүче Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын бәйрәм итүгә җәлеп итү, татарстанлылар, шул исәптән мөселманнар арасында физик культураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, талантлы спортчыларны ачыклау, аларның спорт осталыгын үстерү, Россия кубогында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын сайлау тора. Һәр дисциплина буенча призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана