Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлаулар кабул итә

22 март 2022 ел 10:03
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлаулар кабул итә

Бүген, 22 мартта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә туган көн уңаеннан күпләгән котлаулар килә. Хәзрәтне беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәбрикләде.

“Бүген безнең ил катлаулы чор кичерә, җәмгыятьнең бердәмлеге һәм һәр кешенең югары гражданлыгы дәүләтнең барлык стратегик бурычларын уңышлы хәл итүдә бик мөһим роль уйный. Татарстан өммәтендә югары абруегыз, тирән белемегез һәм изге гуманистик принципларга тугры булуыгыз, Татарстанда иҗтимагый бердәмлекне һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгыту буенча уртак зур эштә һәрвакыт актив катнашуыгызга өметләнәм”, – диелә котлау хатында. Президент шулай ук мөфтигә җаваплы рухи бурычларны башкаруда уңышлар теләде.

Туган көн уңаеннан мөфти исеменә котлауларны шулай ук Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаев, Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Аблаев һәм башка рәсми затлар һәм дин эшлеклеләре юллады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана