Мәскәүдә Донбасс халкына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча динара эшче төркем утырышы узды

23 март 2022 ел 15:29
Мәскәүдә Донбасс халкына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча динара эшче төркем утырышы узды 

22 мартта, Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, Мәскәүдә дин тотучыларның хокукларын кысрыклаудан һәм ксенофобиядән яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының динара эшче төркем утырышы узды. Җыелышта Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты. Утырышта катнашучылар арасында шулай ук динара төркем җитәкчесе, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге секретаре иеромонах Стефан (Игумнов); Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе референты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек советының җаваплы секретаре А. В. Третьяков; Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ш. М. Кадыргулов; Россия мөселманнары Диния җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты. 

Утырышта катнашучыларның төп игътибары Украинадагы вәзгыятькә бирелде. Алар конфликт барышында зыян күргән Донбасс халкына ярдәм күрсәтү буенча планнар, бу юнәлештә Россия дини җәмәгатьчелекләр тарафыннан алып барыла торган гуманитар эшне координацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, дин әһелләре Россия чигендә гуманитар һәм дипломатик миссия оештыру турында карар кабул итте. Моннан тыш, төрле конфессияләрнең дин әһелләре җирле халыкка, Россия солдатларына һәм аларның гаиләләренә рухи-психологик ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте утырыш нәтиҗәләре турында ТР мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов. Гуманитар ярдәм озак саклана торган азык-төлек: ярмалар, шикәр, он, тоз рәвешендә биреләчәк.

Элегрәк ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк Халык Республикасыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан килгән качакларга гуманитар ярдәм оештыру өчен акча җыюны башлап җибәргән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана